Халыкара берәмлекләр системасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 1:
'''СИ''' (''SI'', {{lang-fr|Le '''S'''ystème '''I'''nternational d'Unités}}), (Халыкара Система) — Халыкара [[Үлчәү берәмлекләре|берәмлекләр]] системасы, [[Метрик үлчәүләр системасы|метрик системасының]] хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, [[фән]] һәм [[техника]] өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, [[электродинамика]] буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында [[СГС|Гаусс берәмлекләр системасы]] кулланыла. Хосусый очракта, СИда көчәнү (В/м) һәм күчеш (Кл/м² (L<sup>−2</sup>TI)) төрле үлчәмнәргә ия; физик мәгънәсе булмаган [[Диэлектрик константасы|вакуумның диэлектрик үткәрүчәнлеге]] барлыкка килә. Хәзерге вакытта СИ күпелек дөнья илләрендә төп берәмлекләр системасы буларак кабул ителгән һәм хәтта көнкүрештә традицион берәмлекләр кулланыла торган илләрдә дә техника өлкәсендә һаман диярлек кулланыла. Мондый күп булмаган илләрдә (мәсәлән, [[Америка Кушма Штатлары|АКШ]]ында) традицион үлчәү берәмлекләрнең билгеләмәләре үзгәртелгән булган.
== Гомуми мәгълүмат ==
[[Файл:800px-Metric system.JPG|thumb|right|500px| СИ системасын төп яки бердәнбер берәмлекләр системасы буларак кабул итмәгән илләр: [[Либерия]], [[Мьянма]], [[Америка Кушма Штатлары|АКШ]].]]
СИ XI [[Үлчәүләр буенча генераль конференция|Үлчәүләр буенча генераль конференциядә]] кабул ителгән, кайбер соңрак конференцияләрдә үзгәрешләр кертелгән.
СИ җиде '''[[Төп СИ берәмекләре|төп үлчәү берәмлеген]]''' һәм [[физик зурлык|физик зурлыкларның]] '''чыгарылма''' [[үлчәү берәмлеге|берәмлекләрен]] (моннан соң сүзгә алынганда — берәмлекләр), шулай ук '''[[СИ алкушымчалары|алкушымчаларны]]''' билгели. Чыгарылма берәмлекләрне язу кагыйдәләре һәм берәмлекләрнең стандарт кыскартып язмалары билгеләнгән.
Строка 6 ⟶ 7 :
'''Чыгарылма берәмлекләр''' төп берәмлекләрдән [[тапкырлау]] һәм [[бүлү]] кебек [[алгебра]]ик гамәлләр ярдәмендә чыгарыла. Чыгарылма берәмлекләрнең кайберләренә СИда махсус атамалар бирелгән, мәсәлән [[радиан]]га.
'''Алкушымчаларны''' берәмлек атамалары алдыннан кулланырга мөмкин; алар берәмлекне билгеле бөтен санга, 10 санының [[дәрәҗәсе]]нә тапкырларга яки бүләргә кирәк икәнен аңлата. Мәсәлән, «кило» алкушымчасы 1000 гә тапкырлауны аңлата (километр = 1000 метр). СИ алкушымчаларын шулай ук унарлы алкушымчалар дип атыйлар.
 
== Тарихы ==
[[Файл:Platinum-Iridium meter bar.jpg|thumb|[[1889]] елдан алып [[1960 ел]]га кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны]]