Электр агымы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
[[Медицина|Медицинада]] электр тогын [[реанимация|реанимациядә]], баш миенең билгеле өлкәләрнең электростимуляциясендә кулланалар. Электр корылма төшүе (разряд) махсус шифаханәләрдә [[Паркинсон авыруы]] һәм [[эпилепсия]]не дәвалау өчен, шулай ук [[электрофорез]] өчен кулланыла. Йөрәк мышцасын импульс тогы белән стимуляцияләүче [[Электрокардиостимулятор|ритм йөртүчесен]] [[брадикардия]] авыруы булганда кулланалар .
== Сыйфатламалар ==
Ток юнәлеше [[үткәргеч]]тә уңай корылмаларның юнәлеше белән бер үк икәнлеге тарихи кабул ителгән. Шул ук вакытта бердәнбер ток йөртүче кисәкчәләр булып тискәре кисәкчәләр торса (мәсәлән, [[металл]] да [[электрон]]нар), ток юнәлеше электрон юнәлешенә капма-каршы була.
[[Үткәргеч]]ләрдә кисәкчәләрнең юнәлешле хәрәкәтнең тизлеге үткәргечнең материалына, кисәкчәләрнең [[масса|массасына]] һәм корылмасына, әйләнә-тирә [[температура|температурага]], куелган потенциаллар тизлегенә бәйле һәм [[яктылык тизлеге|яктылык тизлегеннән]] шактый кимрәк зурлык тәшкил итә. Билгеле тәртиптә хәрәкәте исәбенә 1 с эчендә үткәргечтә электроннар 0,1 мм дан азрак арага күчәләр. Моңа да карамастан, электр тогының үзенең таралыш тизлеге яктылык тизлегенә тигез, ягъни [[электромагнит дулкын|электромагнит дулкыны]] фронтының таралыш тизлегенә тигез.
'''[[Даими ток|даими]]''' ({{lang-en|direct current}}, '''DC''') һәм '''[[Алмаш ток|алмаш]]''' ({{lang-en|alternating current}}, '''AC''') токларны аералар.