«Тепекәй сөйләше» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта добавлено ,  9 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «'''Тепекәй сөйләше''' — Агыйделнең урта агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш....»)
 
'''Тепекәй сөйләше''' — [[Агыйдел]]нең уртаюгары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.
==Сыйфатлама==
Башкортстанда югары Агыйделнең сулъяк бассейны Йигән елгасы буенда бер төркем татар авыллары бар: [[Ишембай районы]]нда Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), [[Әрметрәхим]], [[Янурыс]], [[Тугай (Гафури районы)|Тугай]], [[Кыявык]], [[Гафури районы]]нда [[Ялгызкаен]], [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]], Стәрлетамак районында Агыйделнең уңъягында [[Алатана]] һ. б. Бу төбәкнең төньягында [[Турбаслы сөйләше|турбаслы]], көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) [[Минзәлә сөйләше|минзәлә]] һәм [[Стәрлетамак сөйләше|стәрлетамак]] сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я [[типтәрләр|типтәр]], я татар яисә ''тепекәйләр'' дип атый, ана телен татар теле («''башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн''») дип саный. '''Д''', '''б''', '''г''' тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар ''тепекәйләр'' дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше [[1973]], [[1986 ел]]ларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш [[башкорт теле]]нең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә [[мишәрләр]], [[чуашлар]] күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның [[Тау ягы]] татарлары, ә Көзән, Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, чуашлар да утырган дип сөйлиләр.
Анонимный участник