Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 64:
 
* '''Рисәлә-и Көдсия'''
 
“Рисәлә-и Көдсия” (2 томда) госман теленнән тәрҗемә һәм аңлатмалар. “Рисәлә-и Көдсия” – Шәех Мостафа Гыйсмәт Гарибулланың бөек шигъри әсәре (Бөек Шәех Әфәнде исеме белән киң танылган). Әсәр 30 кисәктән һәм 443 бәйттән тора. Остаз Мәхмүт Әл-Уфи (к.с.) “Рисәлә-и Көдсия” әсәре хакында әйткән: “Ул имам Раббаниның (к.с.) “Мәктүбәт” дигән әсәренең мәтне (кыскача әсәре)”.
Шулай ук бу китап турында әйтелде: “Дәрвишнең рухында берәр авырлык, яки шик керсә - “Рисәлә-и Көдсия” әсәреннән берәр бит укысын (һәм дә Аллаһ Тәгалә теләсә) аңа рухи сәкинә киләчәк”
“Рисәлә-и Көдсия” китабына аңлатмарны әле Мөфтий Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) яза башлый, шуның өчен Мәхмүт әл-Уфи (к.с.) аңлатмасына Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) шәрехында аның китаплары битләрендә читендәге билгеләр белән тутырылган була.
Китапның беренче томы 2000-нчы елның 4-нче августында дөнья күрә.