«Мәдәни Җомга» газетасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Газета | исем = «Мәдәни Җомга» | оригиналь исем = | рәсем = 230px | имза = | төр = | фор...»
(аермасы юк)

23 дек 2011, 12:44 юрамасы

«Мәдәни Җомга» гәзитеКазанда чыгучы, татар халкынынң мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык гәзит.

«Мәдәни Җомга»
Формат

әдәби-мәдәни-иҗтимагый


Нәшер итүче

ТР Министрлар Кабинеты

Мөхәрир

Зиннур Мансуров

Нигезләнгән

1995 ел

Тел

татар

Төп офис

420066, Казан ш., Декабристлар урамы,2

Тиражы

3100


Веб-сайт: http://madanizhomga.ru

«Мәдәни җомга» гәзите ТР Министрлар Кабинетының 1995 ел, 4 май карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче һәм алыштыргысыз баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. 2011 ел ахырында тиражы – 3100 данә.

“Мәдәни җомга” – халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.

“Мәдәни җомга” гәзите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле “И Туган тел…” кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. “И Туган тел…”дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.

Татмедиа ширкәте хуҗалары рөхсәте белән ниһаят 2011 елның ноябреннән гәзитнең үз Интернет-сайты гамәлгә куелган.

Искәрмәләр