Ркаил Зәйдулла: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 27:
[[1962 ел]]ның [[23 гыйнвар]]ында хәзерге [[Чуашия|Чуаш Республикасының]] Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда [[КДУ|Казан университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984—1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «[[
Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
|