«Казан утлары (журнал)» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
'''«Казан утлары»''' — 1922 елдан [[Казан]]да [[татар теле]]ндә чыгучы [[журнал]]. Баш мөхәррире - [[Равил Фәйзуллин]].
“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта [[Бөек Ватан сугышы]] чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган.
[[2006 ел]]ның февралендә “Казан утлары”, элекке [[СССР]]ның әдәби журналлары арасында беренче булып, 1000нче санын чыгарды. Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, “Сүнмәс утлар балкышы” дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителә.
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле исә журналның төп, үзәк темасы булып тора.
== Тарих ==
“Казан утлары” [[1922 ел]]ның [[май]] аеннан бирле татар телендә чыга.
 
1922-30нчы елларда “Безнең юл”, 1930-33нче елларда “Атака”, 1933-65нче елларда “Совет әдәбияты”, 1965нче елдан башлап “Казан утлары” исеме белән дөнья күрә.
Журналны гамәлгә куючы — «[[Татмедиа]]» ААҖ.
 
[[1977 ел]]ның [[17 гыйнвар|17нче гыйнвар]]ында “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
 
Гамәлгә куючысы — “Татмедиа” ААҖ.
Баш мөхәррире — Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була
== Элемтә ==
* Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2.
* Email: kazanutlari@yandex.ru
==Сылтамалар==
 
[http://kazanutlary.ru «Казан утлары» сайты. ]
{{Rq|stub}}