Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajeeb23 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ajeeb23 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 16:
 
== Шәех Мәхмүт Остагосманоглу әл-Уфиның биографиясе ==
[[1929 ел]]да Уф шәһәре янында булган Миччо авылында (хәзерге Тавшанлы) дөньяга килә. Әтисенең исеме Гали Мостафа улы авылдагы мәчеттә мөәззин һәм имам-хатыйп вазифаларын башкара. Әнисе Фатыйма Туфан Ванлыуглы кызы. Кечкенә Мәхмүткә 10 ел тулгач, әтисе хозурында Коръәни Кәримне ятлый башлый, хафизлык кыла. Башта икешәр, аннары дүртешәр бит ятлап, Коръән хафиз була. Аннан соң Мәхмәд Рөштү Ашыйк Кутлудан тәгълим дәресләрен (дөрес махраҗ) ала. Аннары Балабан авылында “Әмсилә”, “Бина” дәресләрен Габделваххаб хуҗадан ала. Шулай ук “Ясин” сүрәсенең тәфсирен Мостафа һәм ХасанХәсән Ибраһимуглы хуҗалардан ала, бу хуҗалар аны Рамазан аенда Кайсери шәһәренә Коръән Кәримне хәтем кылырга җибәрәләр. Анда Мәхмүт әфәнде бер елга кала һәм Тәсбихчизәде Хаҗи Әхмәт әфәнде хозурында [[фарсы теле|фарсы]] һәм [[гарәп теле|гарәп]] телләрен өйрәнә. Бу ел азагында ул: «Сөбха-и сыбъян», «Тухфа-и Вәхби», «Әвәмиль» һәм «Изхар» китапларын өйрәнә. Кайсеридан кайткач, Чалек исемле, Оф шәһәре янында булган бер авылга юл тота. Бу авылда “Сулеймание” мәдрәсәсен тәмамлаган мәшһүр галимдә - Хаҗи Дурсун Фәйзи Гүвән исемле хуҗа-әфәндедә Кавагыйд, Фикх, Тәфсир, Хәдис һәм Гыйльме Каләм фәннәрен өйрәнә.
 
1935-нче елда 16 яшендә шаригать фәннәре буенча ижазәт (укыту рөхсәтен) ала. Туган авылына кайткач, укыту эшен башлый, шул ук вакытта ул авыл мәчетендә имам-хатыйп хезмәтен башкара башлый. Шул елны аны Зөхрә исемле апасының кызына өйләндерәләр, аларның өч балалары туа: Әхмәт (1949 елда туа), Габдулла (1952 елда туа) һәм кызы Фатыйма (1953 – 2004 еллар).
Юл номеры - 24:
[[1954 ел|1954]]—[[1996 ел|1996]] елларда кадәр [[Истанбул]]дагы «Исмаил ага» мәчетенең имам хатыйбы вазифасын башкара.
 
== Гали ХайдарХәйдәр Ахысхави (к.с.) белән очрашу ==
 
[[Файл:Ali_Haydar_Hazretleri.jpg|thumb|180px| Фотода Гали ХайдарХәйдәр Ахысхави (к.с): "Миндә булган бөтен гыйлемне мин Мәхмүткә тапшырдым!"]]
 
Мәхмүт әфәндедә (к.с.) яхшы гадәте була: кая да булган җирдә шәехларны зиярәт итү, шәех мәрхүмнәр саныннан булса, аның каберен зиярәт кылу һәм рухына Коръән уку. Нәкъ шулай ук аның хәрби хезмәттә булганда була. Мәхмүт әфәнде (к.с.) Бандырма шәһәрендә Шәех Гали Риза Әл-Бәззаз (к.с.) кабере турында белеп, вакыт табып, аның нурлы каберен зиярәт кыла. Моннан соң ул ошбу мөбарәк мөршиднең халифәсе, Истамбул шәһәренең Фәтих-Чәршәмбә төбәгендә, Мостафа Гыйсмәт Гарибулла дәргахында, булганын белә.
 
Шул вакыт Чәршәмбә төбәгендә булган Шәех Гали ХайдарХәйдәр әфәнде (к.с.), бу дөньядан 40 ел элек киткән, үзенең мөршиден – Гали Риза Әл-Бәззазны, күрә. Гали ХайдарХәйдәр әфәнде (к.с.) үзенең авыруына карамастан, юл сәфәренә җыена. Бандырма шәһәренә килгәч, ишек алдында Шәех Гали Риза Әл-Бәззаз (к.с.) күмелгән, мәчет-тәккәдә туктый. Моннан соң ул үзенең мөридләренә әмер бирә: “Солдатны эзләгез!”. Мөридләре исемен дә, фамилиясен дә, адресын да, бернәрсәсен белмәгән, солдатны эзли башлыйлар. Шәехнең әмере – изге, аңа каршы чыгып булмый. Шулай берничә көн үтә...
 
Бер вакыт Мәхмут әфәнде хәрби хезмәт сергән урыныннан чыгарга мөмкинчелек ала, моннан сож ул (к.с.) тәккәгә ашыгып Шәех Гали Риза әл-Бәззазның (к.с.) каберен зиярат итергә ният кыла. Мәхмут әфәнде (к.с.) Шәехның (к.с.) кабере янында Коръән укыганда, мәчеттән Гали Хәйдәр Ахысхавиның (к.с.) бер мөриде чыгып барган була. Мәхмут әфәндене (к.с.) хәрби хезмәтче киемендә күргәч, ул тиз генә мәчеткә борылып йөгерә һәм дә остазына мөрәҗәгать итеп, әйтә: “Остазым, безнең остазыбыз кабере өстендә бер яшь хәрби хезмәткәр Коръән укый!”. Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) ашыгып, әйтә: “Тизрәк аны монда чакырыгыз!”. Гали Хәйдәр әфәнденең мөриде яшь Мәхмүт әфәндегә (к.с.) килеп, ана мөрәҗагать итә: “Кардәшем, хәзер мәчетнең өчендә бер шәех бар. Ул Сезне көтә. Мәхмүт әфәнде (к.с.) мәчет өченә кергәч, Гали Хәйдәр әфәнде аңа ихтирам йөзеннән торып баса, һәм дә мәчет өчендә булган кешеләргә мөрәҗәгать итә: “Ниһаять, Мин кемгә әмәнәтемне калдыручы килде!”.
 
Шулай ул, 1952-нче елда, 4 мәзхәб мөфтие Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) мөриде була.
 
1954-нче елдан алып, Истамбулдагы “Исмаил ага” мәчетенең имам вазыйфасын үти башлый. 1996-нчы елда 65 яшькә җитеп, имамчылык вазыйфасын калдыра.
 
2010-нче елда Истамбул шәһәрендә бик мөһим бер хәл була: 42 илдән 320 Ислам галимнәре җыела. Үзенең чыгышында Ливан мөфтие Усама Рөфәи бөтен җыелган галимнәр исеменнән Шәех Мәхмүт әл-Уфины (к.с.) 15-нче хиҗри һәм 21-нче милади (григориан) гасырның яңартучысы (мөҗәддиде) дип раслыйлар.
 
== Китаплары ==