Метр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
* 45° киңлектә [[тирбәнеш ярымпериоды]] 1 [[секунд|с]] булган маятникның озынлыгы итеп (хәзерге берәмлекләрдә ул озынлык <math>\frac{g}{\pi^2} \cdot 1\,\mathrm c^2 \approx 0,994</math> м га тигез) билгеләнә.

* [[Париж]] [[меридиан]]ының кырык миллионнан бер өлеше итеп (ягъни [[Париж]] [[озынлык|озынлыгында]] җир эллипсоиды буенча [[Төньяк Котып|Төньяк Котыптан]] [[экватор]]га кадәр араның ун миллионнан бер өлеше). Моның хәзерге берәмлекләрдә <math>\frac{1}{1\,,000\,000\,000\,05}</math> метр булуы кызык. Озынлык үлчәү берәмлеген меридианга бәйләү яңа фикер булмаган: аналогик рәвештә элек [[диңгез милясы]] һәм [[лье]] билгеләнгән булган.

Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән. ( [[Милли җыелыш (Франция, тарих)|Франция Милли Җыелышы]], [[1790 ел]]ның [[8 мае]]). Әмма, ирекле төшү тизләнеше киңлеккә бәйле һәм, шул сәбәпле, маятник эталонының җитәрлек дәрәҗәдә кабатлап булмаганга күрә, Франция Фәннәр Академиясе [[1791]] елда Милли Җыелышка метрны меридиан озынлыгы аша билгеләргә тәкъдим иткән. [[1791]] елның [[30 нчы марты]]нда бу тәкъдим кабул ителгән булган. [[1795]] елның [[7 апреле]]ндә [[Милли Конвент]] Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә [[Кулон, Шарль Огюстен|Ш. О. Кулон]], [[Лагранж, Жозеф Луи|Ж. Л. Лагранж]], [[Лаплас, Пьер-Симон|П.-С. Лаплас]] һәм башка галимнәр кергән) [[озынлык]] һәм [[масса]] берәмлекләрен тәҗрибә үткәреп билгеләве буенча эшне башкарырга кушкан. 1792 – 1797 елларда Инкыйлаб Конвенты әмере буенча [[Франция]] галимнәре [[Деламбр, Жан-Батист-Жозеф|Деламбр]] (1749—1822 еллар) һәм [[Мешен, Пьер|Мешен]] (1749—1822 еллар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча 115 өчпочмактан челтәр төзеп, 6 ел эчендә [[Дюнкерк]]тан [[Барселона]]га кадәр 9°40' озынлыктагы [[Париж]] меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда [[Җир|Җирнең]] кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның 0,2 мм га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы 40 000 км га якынча гына тигез.

Масса берәмлегенең ([[килограмм]], аның билгеләмәсе 1 дм³ [[су]] массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

[[1799 ел]]да [[платина|платинадан]] метр [[эталон]]ы ясалган булган, аның озынлыгы Париж меридианының кырык миллионнан бер өлешенә тигез булган.