Мальта: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Rinazz (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 43:
Аурупадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән.
[[Б.э.к. VIII гасыр]]да Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. [[Б.э.к. IV гасыр]]дан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
 
 
[[1530 ел]]да [[Карл V (Изге Рим империясе)|Карл V]] император Мальтаны иоаннитларның рыцарь орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле [[Мальта ордены]] дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
 
 
[[1964 ел]]да Мальта бәйсезлек ала, ә [[1974 ел]]дан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Строка 53 ⟶ 51 :
 
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр палатасыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр палатасы 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
 
 
 
{{Аурупа илләре}}