Ширек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Ислам}}
'''Ширек''' ({{lang-ar|شرك}} сүзеннән, «шәрик» — иптәш) — [[ислам]]да: [[Аллаһ]]ыга кемне, яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту яки Аллаһыдан башкага [[гыйбадәт]] кылу (берәр гыйбадәтне башка затка багышлау), шулай ук [[күпаллалык]]ны белгертүче термин. Исламда ширек кылу иң зур һәм кичерелми торган (әгәр кеше [[тәүбә]] итмәсә) [[гөнаһ]] һәм иң бөек гаделсезлек булып тора<ref>[[Коръән]](4:48), (31.13)</ref>. Ширек кату - [[тәүхид]]нең кампа-каршысы һәм аны җимерүче гамәл.
 
==Терминның этимологиясе==
 
''«Ширек»'' (شِرْكٌ) сүзенең тамыры: «Ш+Р+К» (ش+ر+ك), сүз «ШәРиКә» ({{lang-ar|شَرِكَ}} - «[эштә] иптәш, бергә катнашучы, компаньон, шәрик булу») фигыленнән ясалган<ref>http://www.whyislam.ru/index/main/mnogobozhie.htm</ref>. «Ширек» яки «ширк» ({{lang-ar|شِرْكٌ}}) - «бергә катнашу, компаньонлык, партнёрлык» дигәнне аңлата, шулай ук [[гарәп теле]]ндә әлеге сүз белән ''уртак мал, милек'' билгеләнә.
 
Татар телендә шулай ук әлеге сүзнең [[ширкәт]], [[wikt:шәрик|шәрик]], [[wikt:иштирак|иштирак]], [[wikt:ишракь|ишракь]] кебек тамырдаш гарәп алынмалары бар.
 
== Ширекнең барлыкка килүе ==
 
[[Ислам]] тәгълиматы буенча, ширек (күпаллалык) беренче тапкыр [[Нух]] пәйгамбәр халкында барлыкка килә<ref>http://ahl-sunna.com/article/aqida/shirk</ref>. [[Адәм]] белән Нух пәйгамбәрләр арасында 1000 ел тирәсе вакыт була. Бу арада кешеләр барысы да [[тәүхид]]тә (бераллалыкта) булганнар. Нух халкында биш гадел, тәкъвалы кеше була. [[Бухари җыентыгы]]нда аларның исемнәре әйтелә: Вадд, Сува’а, Йягус, Йя’ук, Наср. Алар үлеменнән соң, [[шайтан]] кешеләргә әйтә: «Аларга [[һәйкәл]]ләр куегыз, алар бөек кешеләр иделәр - аларның һәйкәлләренә карап, сез аларны искә алырсыз һәм аларга ошарга тырышырсыз». Һәйкәлләр куелып, йөзләгән еллар үткәч, һәйкәлләрнең куелу сәбәбе онытыла, һәм шайтан яңадан килә һәм: «Бу һәйкәлләр ата-бабаларыгызның иләһләре иде, алар диненнән ваз кичмәгез. Ата-бабаларыгыз кебек әлеге потларга табыныгыз» - дип әйтә. Кешеләр әлеге потларга табына башлыйлар, һәм шулай ширек, күпаллалык барлыкка килә.
 
== Ширек төрләре ==
Строка 28 ⟶ 34 :
* [[Политеизм]]
* [[Көфер]]
* [[Мөшрик]] - ширек кылучы
 
== Чыганаклар ==