Сары төс: юрамалар арасында аерма
төс
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Төс карточкасы|title=Жёлтый|hex=FFFF00| r=255|g=255|b=0| c=0|m=0|y=100|k=0| h=60|s=100|v=100 }} '''Сары''' — 565-590 [[Метр#Нанометр|...» |
(аермасы юк)
|
27 ноя 2011, 16:10 юрамасы
Жёлтый | ||
---|---|---|
— Төс координатлары — | ||
HEX | #FFFF00 | |
RGB¹ | (r, g, b) | (255, 255, 0) |
CMYK² | (c, m, y, k) | (0, 0, 100, 0) |
HSV | (h, s, v) | (60°, 100%, 100%) |
¹: Нормальләштерелгән [0–255] |
Сары — 565-590 нм дулкын озынлыклы төсләр. Зәңгәр төскә өстәмә төс булып тора.
Типография сарысы | ||
---|---|---|
— Төс координатлары — | ||
HEX | #FFED00 | |
RGB¹ | (r, g, b) | (255, 237, 0) |
CMYK² | (c, m, y, k) | (0, 0, 100, 0) |
HSV | (h, s, v) | (56°, 100%, 100%) |
¹: Нормальләштерелгән [0–255] |
Сарының стандартлаштырылган төсләренең берсе CMYK системасы компоненты булып тора. Аның RGB системасындагы уналтылы билгеләнеше — #ffff00.
Сары төснең табигый эталон һәм үрнәкләре
Спектральные источники
- Двойная жёлтая линия эмиссионного спектра ионов натрия D1 (589,59 нм) и D2 (588,99 нм).
- Двойная линия эмиссионного спектра ионов ртути λ1 (577,0 нм), λ2 (579,1 нм).
Сары төстәге органик матдәләр
- Тузганак, казаяк, көнбагыш һ.б. чәчәкләренә сары төсне каротиноидлар бирә.
- Көзге яфрак һәм орлыкларга сары төсне лютеин һәм ксантофилл бирә.
- Йомырка сарысына - ксантофилл һәм шулай ук каротиноидлар.
- Сәламәт хайваннар бәвеленең төсе гемоглобинннан барлыкка килүче органик пигмент - билирубин белән билгеләнә.
- Гепатит булганда бавыр билирубинны эшкәртә алмый. Билирубин канда җыела, шул сәбәптән тире һәм күз агы саргая. Әлеге симптом сары авыруы дип атала.
- Үт суы сары төстә, шуңа урта гасырларда бавыр авырулары вакытында сары төстәге үсемлекләрдән ясалучы дарулар кулланганнар. Аларның кайберләреннән фәнни медицинада шул ук максттан файдаланалар (мәсәлән, тузганак).
Сары неорганик пигментлар
- Сары кадмий — кадмий сульфиды
- Хромлы сары
- Сары охра һәм сары комның төсен тимернең өчвалентлы ионнары тәэмин итә.
Сәнәгатьтә сигнал бирү төсләре
Сары төс атмосферада минималь таралышка ия, шуңа күрә сигнал, кисәтү төсе буларак файдаланыла, кара кыек буйлар белән берлектә - визуаль контрастлыкны арртыру өчен.
Газ баллоннарын билгеләүдә сары төстән файдаланалар:
- азот, бутилен, углекислота газларының исемнәрен билгеләү өчен;
- аммиак баллоннарын буяу өчен;
- күкерт ангидриды, фреон-22 полосасын төшерү өчен.
Мәдәният, сәнгать һәм этнографиядә
Мифология һәм ышанулар
Чуашлар сарыдан шәүлегән (чув. Сар кайăк — сары кош) каурыйлары ярдәм итә дип уйлыйлар. Аның оясыннан сары каурыйларны алып суга салалар, һәм шул су белән авыруның тәнен юалар.
Кытай һәм Көнчыгыш белән бәйләнеш
- Кытайда сары төс бер үк вакытта яшәеш һәм үлемне дә тасвирлаган. Үлеләр дөньясын «Сары чишмәләр?» (урыс. «Желтые ключи») дип атаганнар, ләкин сары торна үлемсезлек аллегориясе булып торган.[1]
- Сары төс Кытай һәм аның императорын символлаштырган. Кытай гади халкы сарыдан киенә алмаган - бу төс идарә итүче династия төсе була.
- Графит карандашларын сары төскә буйыйлар. Бу гадәт иң яхшы графит Кытайда булу белән бәйле. Элек сары төскә кытай карандашларын гына буяганнар.
- Сары раса дип монголоид расасын атыйлар.
- Сары диңгез аңа коючы Хуанхэ елгасының суны болганчыкландыруы сәбәпле шундый исем ала.
- «Сары ышану» (монг. шарын шашин)[2] — Тибет буддизмы мәктәбе - Гелугның монгол телле халыкларда аеруча таралган атамасы (Аурупада «сарыбашлыклылар» формасы гадәткә керә). Ике төр атама да әлеге мәктәпнең кием төсенә бәйле. «Сары ышану» тулаем буддизм синонимы буларак та файдаланыла.
Мәдәни ассоцияцияләр
Гөнаһ, хыянәт, остракизм белән бәйлелек
- Урта гасырар Испаниясендә учакта яндырылучы еретикларны сарыга киендергәннәр.
- Иуда Искариотны сары плащта сурәтләгәннәр.
- Корабтагы сары төс (Yellow Jack) аның карантинда икәнлеген күрсәткән.
- Инглиз телендә сары төс куркаклык белән асоциацияләнә. Гарәпчә «сары елмаю» — ихлассыз елмаю. Французча «сары көлү» (rire jaune) — ясалма көлү.
- Николай I патшаның Рәсәй империясендә фахишәлек һәм фәхешханәләрне законлаштыручы указы нигезендә, фахишәләрнең «сары билетлары» булырга тиеш булган, анда, аерым алганда, иясенең сәламәтлеге турында язылган.
- В. И. Ленин, фахишәләрнең "сары билетлары" белән чагыштырып, II Интернационалны «сары» дип атый. Шул ук вакытта II Интернационалның хокуклы варисы - Социнтерн курку өчен түгел, ә намус өчен эшләүчеләр билгесе рәвешендә сары төсне рәсми төс буларак файдалана.
Саклык билгесе
- Светофордагы янучы сары төс юл чаты буенча хәрәкәт итүне башлауны тыя, ләкин элек башланган хәрәкәтне дәвам итүне рөхсәт итә (кайбер илләрдә сары урынына кызгылт сары фонарь кулланыла).
Искәрмәләр
- ↑ [http://mironovacolor.org/theory/humans_and_color/symbolism/#2 Төс символикасы
- ↑ Кручкин Ю. Большой современный русско-монгольский — монгольско-русский словарь. М. 2006.