Фәнзаман Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Булачак әдипкә тугыз яшь тулган [[1948 ел]]да аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы [[Хуҗамәт]] балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.
 
[[Сталин]] вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе [[Минзәлә]]дә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, [[1957 ел]]да аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «[[Ялкын журналы|Ялкын]]»), «[[Чаян журналы|Чаян]]» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. [[1958 ел|1958]]—[[1960 ел]]ларда Украинаның[[Украина]]ның Хмельницки, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында [[ВЛКСМ]] өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. [[1963 ел]]да, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, [[Сарман]]да «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.
 
[[1961 ел|1961]]— [[1967 ел]]ларда [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика факультетында читтән торып укый, [[1967 ел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның [[Калтасы районы]]нда чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. [[1972 ел|1972]]—[[1983 ел]]ларда Фәнзаман Баттал [[Түбән Кама]] шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.
Юл номеры - 61:
''Барыр юлларыбызга маяклар куелмаган. Такыр булмаячагын да беләбез. Әмма Фәнзаман Баттал кебек гайярлар ярты юлда тукталып кала торган нәселдән түгел. Азатлык көрәшендә ахыргача бара торган зат ул.
...Әгәр дә без бүген халкыбызның соңгы еллардагы милли көрәшен күз алдыннан үткәрергә теләсәк, мөгаен, Фәнзаман Батталның матбугатта басылып килгән публицистикасын, сатирик әсәрләрен укып чыгу да җитәр иде.''
[[Ислам Әхмәтҗанов]], журналист. [[1992]]
 
''Татар халкының, Татарстанның бәйсезлеге өчен эзлекле көрәш алып баручы Фәнзаман Батталның сәясәттә алдан күрә белүе замандашларыбызны күп мәртәбәләр сискәндерде, дөньяга ачык күз белән карый белергә ярдәм итте, фикердәшләрен һәм... дошманнарын арттырды. Мактадылар, кисәттеләр, янадылар, бихисап кыен ашаттылар... Тукай рухлы әдип барыбер гадел, туры сүзле, ихлас иҗатлы булып калды, чорыбызның сатира батыры булып танылды һәм күпкырлы иҗатын шул рухта, шул югарылыкта дәвам итә.''
[[Мансур Вәли|Мансур Вәли-Барҗылы]], язучы һәм тәнкыйтьче. 1996
 
== Чыганаклар ==
* [http://kitap.net.ru/fanzaman.php © Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.]
 
{{Rq|wikify|image}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]]