«Йосыф Акчура» битенең юрамалары арасында аерма

4 байта убрано ,  8 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к
Ул [[1876 ел]]да [[Сембер]] шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән [[Төркия|Төркиягә]] күчә. [[Истанбул]] шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. [[1895 ел]]да ''Harbiye mektebi'' исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штабы офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки [[Габделхәмид II]] каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.
 
[[1899 ел]]да сөргенлектән [[Тунис]]ка кача, аннары [[Париж]]га күчә. [[1903 ел]]да Акчура [[Русия|Русиягә]] кайта, ул [[Казан]]да яши. [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе|«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә]] тарихнытарих укыта, [[«Казан мөхбире» газетасы]] баш мөхәррире булып эшли. «[[Иттифак әл-Мөслимин]]» оешмасын оештыруда ярдәм итә. [[1904 ел]]да Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» ([[Төрек теле|төр.]] ''Üç Tarzı Siyaset'') исемле мәкалә яза.
 
[[1908 ел]]да ул [[Төркия|Төркиягә]] кайта. Монда ул ''Türk yurdu'' журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» татар газеталарында да яза.
Анонимный участник