Керәшен татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 43:
=== Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр ===
 
[[Татарстан]]ның [[Алабуга районы|Алабуга]], [[Тукай районы|Тукай]] (элек Чаллы), [[Минзәлә районы|Минзәлә]], [[Әлмәт районы|Әлмәт]], [[Зәй районы|Зәй]], [[Түбән Кама районы|Түбән Кама]] районнары һәм [[Башкортстан]]ның [[Бакалы районрайоны]]ынданда 100 гә якын авылда керәшеннәр яши. Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVI—XVII гасырларда элекке [[Казан ханлыгы]] территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип күрсәтәләр. Аерым чыганаклар буенча Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге күренә. Югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр Уфа епархиясенә караган язмаларда һәм архив документларында «иске» керәшеннәр дип теркәлеп калдырылганнар.
 
=== Чистай керәшеннәре ===
Юл номеры - 51:
=== [[Тау ягы керәшеннәре|Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре]] ===
 
Бу төркемгә 11 авыл керә: [[Мәлки]], Кушкүл, [[Хуҗа Хәсән]], Орым Тәрбите, [[Зур Тәрбит]], Байморза, [[Иске Буа]], [[Кыр Буасы]], [[Соравыл]], Александровка, Камыллы. Әлеге авыллар Татарстанның Кайбыч районына керәләр.
 
Зур булмаган бер төркем булып формалашкан Тау ягы керәшеннәре турында фәндә төрле фикерләр әйтелгән. Кайберәүләр аларны чувашлардан татарлашкан керәшеннәр, икенчеләре бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар.