Бикә Рәхимова: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Бикә Рәхимова''' — [[татарлар|татар]] шагыйрәсе.
== Биография ==
Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) [[1939 ел]]ның [[10 апрель|10 апрелендә]] Татарстанның [[Әлки районы]] [[Чуаш Кичүе]] авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан [[Түбән Әлки]]дә урта белем ала, [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге [[СССР Фәннәр академиясе]]нең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында, ә [[1968 ел]]дан Бикә Рәхимова гаиләсе белән [[Әлмәт]]тә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. [[1973 ел]]да [[Казан]]га әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел [[рус теле|рус телле]] мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта — кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.
Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре — шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.
|