««Хөсәения» мәдрәсәсе» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
'''«Хөсәения» мәдрәсәсе''' [[1891]]-[[1919 ел]]ларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче гильдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: [[Əхмəт Хөсəенов|Әхмәт]] һәм [[Гани Хөсәенов|Гани]] үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.
 
== Оештыру тарихы ==
Оренбург үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы [[1905 ел]]да төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.
 
== Уку-укыту процессы ==
Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, [[Риза Фәхретдин]], [[Закир Рәмиев|Закир]] һәм [[Шакир Рәмиев]]ләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Оренбург реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Русия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы [[Шамил Усманов]] та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.
 
«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта - татар кәләпүше.
 
== Танылган тәмамлаучылар ==
Хөсәения мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш [[Казакъстан]], [[Урта Азия]] һәм [[Кавказ]] халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе – заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар.
 
 
Бу гаепләүләрдә дөреслек тә бар: «Хөсәения» иң алдынгы карашлы һзм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, тарихчы [[Зәки Вәлиди]], [[Сәгыйть Рәмиев]], [[Ильяс Кудашев-Ашказарский|Ильясбәк Кудашев-Ашказарский]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Афзал Таһиров]], [[Шамил Усманов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кәрим Хәкимов]] һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр - шушы мәдрәсә шәкертләре.
 
== Октябрь Инкыйлабыннан соң ==
«Хөсәения» [[1918]]-[[1919]] уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсәеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсәения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый [[Ризаэтдин Фәхретдинов]], [[Таһир Ильясов]] һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим [[Хәнәфи Бакиров]] булалар.
 
== Чыганак ==
* [http://tayanallaga.ru/avtorlar-isemlege/h-1241-midulin-liron/-h-1257-s-1241-enija-m-1241-dr-1241-s-1241-se.html Хөсәения мәдрәсәсе. әд-Дин вәл-әдәп журналы февраль]
 
 
{{рәсемнәр юк}}
 
[[Төркем:мәдрәсәләр]]
[[ru:Хусаиния (медресе)]]
{{DEFAULTSORT:Хөсәения мәдрәсәсе}}
 
[[ru:Хусаиния (медресе)]]
25 004

правки