Шамил Усманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр =
| туу датасы = 26.12.1898
| туу җире = [[Пенза өлкәсе]]нең Кузнецк районы ПәндәлгәПәлдәнге авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 24:
'''Шамил Хәйрулла улы Усманов''' ([[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабре]] — [[1937 ел]]ның [[3 декабрь|3 декабре]]) — [[татар]] [[язучы]]сы, [[драматург]], җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое, [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
Ул [[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабрендә]] Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки)Пәлдәнге авылында мөгаллим гаиләсендә туа. [[1906 ел]]да аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта [[Әстерхан]] шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, [[Оренбург]]тагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсенәмәдрәсәсе]]нә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары [[1914 ел]]да һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның [[Сембер губернасындагыгубернасы]]ндагы Гуревка туку фабрикасында слесарь булып эшли. [[1917 ел]]да ул партия сафына баса һәм партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик поход вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби начальник итеп таныта. 1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә. [[1920 ел|1920]]—[[1925 ел|1925]] еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә. [[1925 ел|1925]]—[[1926 ел|1926]] елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, [[Ташкент]]ка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. [[1927 ел]]да Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, [[1930 ел]]дан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
 
Шамил Усманов — әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет хөкүмәте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында — [[1919 ел]]да языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.
Юл номеры - 38:
Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернационал тел — эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият–сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.
 
Шамил Усманов [[1937 ел]]ның [[3 декабрь|3 декабрендә]] [[Казан]]да вафатҗәзалап булаүтерелә.
 
== Сылтамалар ==