Ринат Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
== Биография ==
[[1954 ел]]ның [[20 август]]ында [[Татарстан Республикасы]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Зур Мәшләк]] авылында дөньяга килә. [[1972]]-[[1977 ел]]ларда [[Казан авыл хуҗалыгы институты]]нда белем ала. Хәрби хезмәттән кайткач, Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында, СССР фәннәр академиясенең [[Казан физика hәм техника институты]]нда, [[Казан химик химия-технология институты]]нда эшли. [[1991 ел]]да Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укыту эшенә күчә, тулысы белән фәнгә чума. [[1994 ел]]да Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була. Бүгенге көндә ул – Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты. Аның 300 дән артык уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар. Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел. Алар үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелгәннәр; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар. Ринат Нуруллинның [[2004 ел]]да «Өч бүре һәм өч сарык» hәм [[2008 ел]]да «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары [[Татарстан китап нәшрияты]]нда дөнья күрде. [[2011 ел]]дан [[Татарстан Язучылар берлеге]]ндә тора.
 
[[Төркем:Татар галимнәре]]