Шамил Хисаметдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
| исем =Шамил Хисаметдинов
| рәсем =Sh.Hisametdinov.jpg
| рәсем_зурлыгы =150px250px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
Юл номеры - 23:
}}
'''Шамил Хисаметдинов''' – танылган татар көрәшчесе. Классик (грек-рим) өслүбендә Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы. Олимпия чемпионы [[Шәзам Сафин]] белән бер авырлыкта (68 кг) чыгыш ясый.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдинов [[1950 ел]]да [[Тула өлкәсе]]ндә шахтер гаиләсендә дөньяга килгән. Атасы Шәмси белән анасы Мөнирә икесе дә [[Татарстан]] белән [[Чуашия]] һәм [[Ульяновск өлкәсе]] кисешкән урындагы [[Каракитә]] дигән авылдан. Тула якларындагы Узловая дигән шәһәргә дә бу авыл егетләре 1930 елларда барып урнашып, урам-урам булып бергә оешып яшәгәннәр. Гаиләләрендә өч малай туып үсә: Шамил, Ришат, Имаметдин.
Строка 33 ⟶ 34 :
 
[[1972 ел]]да [[Советлар Берлеге]]нең классик көрәш чемпионатын [[Ульяновски]]да уздыралар. Җиңүчеләрнең [[Җәйге Олимпия уеннары 1972|Мюнхенда үтәчәк Олимпия уеннарына]] барасы турында алдан ук әйтеп куялар. Үлчәүнең финалында данлыклы көрәшче Р. Руруа белән Ш. Хисаметдинов очраштылар. Грузин пәһлеванын келәмнән читкә ыргытып Хисаметдинов ике балл җыя һәм бер балл өстенлек белән җиңеп чыга.
 
==Мюнхендагы Олимпиада==
[[Мюнхен]]да «Ринг-халле» залында утыз илнең 197 батыры көч сынаша. Шамил чыгыш ясарга тиешле 68 килограммга кадәрге, ягъни беренче ярымурта үлчәү авырлыгында 23 илдән шулкадәр үк көрәшче. Шамил Хисаметдинов Мюнхенда өч көндәшен чистага, икесен баллар буенча, иң соңгы хәлиткеч очрашуда италияле Джан-Маттео Ранцины зур өстенлек белән җиңде.
Строка 59 ⟶ 61 :
==[[Монреаль]] Олимпиадасы==
[[1976 ел]]ның май ае. [[Җәйге Олимпия уеннары 1976|Монреальдә ХХI җәйге Олимпия уеннары]] башланырга ике генә ай калып бара. Командаларның тренерлары һәр көрәшчене әкренләп иң яхшы формага кертү уе белән мәшгуль. Шамил бу юлы да олимпия командасына төп кандидатларның берсе. [[Ленинград]]та узачак Аурупа чемпионаты — аның өчен Монреальгә әзерлек дәрәҗәсен сынап карау урыны. Ярымфиналга кадәр Хисаметдинов өчен бер кыенлык та юк, ул көндәшләренең һәркайсын бирелдереп бара. Ләкин шул чакта [[Румыния]] вәкиле Штефан Русу белән очрашуга чыккач, бик кискен көрәшә торган бу көндәше тарткалый-йолыккалый торгач, Хисаметдиновның кулын тартып чыгара. Нәтиҗәдә ярыштан чыгарга, бүләк алганда пьедесталга чакырылса да, Шамил швед Ларс Шельд, румын Русудан калышып, үзе өчен гадәти булмаган 3 нче урынга калырга, алай гына да түгел, яңадан хастаханәгә ятарга мәҗбүр була.
 
==Тренерлык эшендә==
Көрәш белән араны өзгәм дигәндә генә аны элекке Пархоменко – бу вакытта СССР Спорт комитетында идарә җитәкчесе булып эшләгән остазы эзләп тапты. Һәм Хисаметдиновны СССР җыелма командасының баш тренеры булып дәвам итәчәген әйтте.
Строка 69 ⟶ 72 :
 
[[2010 ел]]дан – Русия [[билбаулы көрәш]] Федерациясе президенты.
 
==Чыганак==
* [http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2011_1_2/15/01/ Көрәштәге асылташ]