Милли көрәш: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
interwiki |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 2:
'''Көрәш''' ({{lang-ba|Көрәш}}, {{lang-cv|Кӗрешӳ}}, {{lang-tr|Güreş}}, {{lang-uz|Kurash}}) — [[төрки халыклар]]ның милли [[спорт]] төре. [[Татарлар|Татар]]-[[башкортлар]]да, [[чуашлар]]да [[Сабан туе]], [[Җыен (бәйрәм)|Җыен]] һәм [[Акатуй]] бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора.
Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. Ул бигрәк тә төрки дәүләтләрдә киң таралган. [[Үзбәкстан]], [[Кыргызстан]], [[Монголия]] милли көрәше безнең татар көрәшенә охшаш. Ләкин аларда аяк чалырга рөхсәт ителә, ә бездә — тыела. Безнең көрәшебездәгечә кул көчен кулланып, көндәшне әйләндереп аркасына салу исә аларда юк.
Көрәш [[Русия]]дә милли спорт төрләре исемлегенә кертелгән. Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләргә спорт мастеры исеме бирелә.▼
▲Көрәш [[Русия]]дә милли спорт төрләре исемлегенә кертелгән.
==Татарча көрәш Дөнья чемпионаты. Казан, 2011==
Казан тарихында беренче тапкыр милли көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. «Ак Барс» көрәш сараена [[Корея]], [[Иран]], [[Таҗикстан]], [[Белоруссия]], [[Молдова]], [[Казакстан]], [[Кыргызстан]], [[Үзбәкстан]] һәм башка илләрдән (барысы — 27 ил) 120 спортчы килде.
Көрәш биш авырлык категориясендә барды: 65, 75, 85, 100 һәм 100 кг.нан артык.
65 кг.га кадәрге категориядә [[Татарстан]] егете Руслан Нургалиев җиңде. Икенче урынны Кыргызстан спортчысы Мурзабәк Кочкоров алды, ә өченче урынга Таҗикстаннан Сухробчан Ериев лаек булды.
Тагын бер Татарстан егете — Казан спортчысы Лениз Абдуллин 85 кг. кадәрге категориядә тагын бер алтын медаль алды, “көмеш” Молдова республикасыннан Юрий Малаяга эләкте, ә “бронза” [[Төркмәнстан]]га, Шохрад Мамедов белән бергә китте.
Русия җыелма командасы спортчысы Руслан Юсупов 75 кг.га кадәрге категориядә иң көчлеләрдән булды. Икенче һәм өченче урыннар Белоруссиядән Ринат Гафиятуллин һәм Молдова егете Игорь Бешляга эләкте.
Башкортстанның [[Федоровка районы]] батыры Рәдиф Акчурин 100 кг. авырлыкта дөнья чемпионы булды. Көмеш медаль Монголия спортчысы Адиябәт Надианга тапшырылды, ә “бронза” Белоруссия батыры Дмитрий Смольскийга эләкте. 100 кг.нан артык булган категориядә чемпион исеменә [[Ижевски]]дан Таһир Хуҗигалиев лаек булды. Икенче урынны Таҗикстаннан Мурадҗан Туйгиев яулады, өченче урын Молдова спортчысы Сергей Радуканныкы булды.
Команда зачетында Русия җыелма командасы 250 очко җыйды, икенче урында — Белоруссия җыелма командасы (208 очко), өченче урында — Молдова җыелма командасы (177 очко).
== Сылтамалар ==
* http://www.youtube.com/watch?v=l1w-g2BQl0o — [[Ренат Ибраһимов]] башкаруында көрәшчеләр җыры.
==Чыганак==
* [http://sabantuy.net/?category=sport-%DF%26%231186%3B%C0%20%D1%C0%CD&altname=tatarcha_k1257r1241sh «Сабантуй» газетасы]
[[Төркем:Спорт төрләре]]
[[Төркем:Көрәш]]
|