Хәдичә Сөнгатьзадә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Хәдичә Сөнгатьзадә''' - шагыйрә һәм мөгаллимә (чын фамилиясе Сәйфетдинова-Шаммасова) [[1875 ел|1875 елда]] хәзерге [[Ульяновск өлкәсе|Ульяновск өлкәсенең]] [[Чардаклы районы]] [[Татар Колмаеры]] (шагыйрәнең китапларында: Олугь Колмаер, Зур Колмаер) авылындагы мулла гаиләсендә туа.
 
Х.Сөнгатьзадә башлангыч белемне әнисеннән ала. Соңыннан үзлегеннән укып, 15 яшеннән 50 яшенә кадәр туган авылының икенче мәхәлләсендә мөгаллимә булып эшли, зур хөрмәт казана. Ул күп газета һәм журналлар яздырып ала, бай китапханәгә ия була.
Х.Сөнгатьзадәнең әдәби иҗат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы мәгълүм түгел. [[XX гасыр]] башы көндәлек татар матбугатында да бу имза белән басылган шигырьләр күренми. Аны шагыйрә итеп таныткан илледән артык шигыре «Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм» ([[1913]]) һәм «Таң җиле» ([[1914]]) исемле китапларында басылып чыккан.
 
Х.Сөнгатьзадә әсәрләре борчулы кичерешләр белән сугарылган. Ул тирә-яктагы тормыш күренешләренә ризасызлык белдерә. Татар милләтенең шул чордагы язмышы мәсьәләсенә бигрәк тә еш мөрәҗәгать итеп, шагыйрә көнчелек, наданлык, гаугачыллык кебек күренешләргә каршы чыга, милләтнең абруен күтәрү, якты киләчәккә бару юлында гыйлемнең, яхшы әхлакның әһәмиятен әйтә.
Юл номеры - 32:
 
[[Габдулла Тукай|Тукайны]] кошка тиңләгән Х.Сөнгатьзадә, халык шагыйренең вакытсыз үлемен тирәнтен кичереп, «Наме үлмәс (исеме үлмәс)» дигән шигырь яза.
 
Шагыйрә вакытлы матбугат битләрендә хатын-кыз азатлыгы мәсь-әләләренмәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләре белән дә чыгыш ясаган.
Х.Сөнгатьзадә [[1949 ел|1949 елның]] [[9 май|9 маенда]] вафат булган.
 
Строка 38 ⟶ 39 :
* Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләренә тәзкирәм / Олугъ Колмаерда 2 нче мәхәлләдә мөгаллимә Сөнгатьзадә Хәдичә ханым тарафыннан иншад ителде .-Казан, 1913.-40 6.
* Тан жиле / Мөәллифәсе: Зур Колмаерда мөгаллимә Сөнгатьзадә Хәдичә.-Казан: Кәримовлар, 1914.-32 6.
 
== Чыганаклар ==
Чыганак: * "Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы) . Библиографик сүзлек. Казан, 2005 - китабыннан.
 
== Аның турында ==
Строка 44 ⟶ 48 :
* Татар шигърияте: XXгасыр башы / Төзүче З.Рәмиев.-Казан: Мәгариф, 2004.-Б. 85.
 
Чыганак: "Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы) . Библиографик сүзлек. Казан, 2005 - китабыннан.
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]