Шәриф Камал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Шәриф Камал''' (''Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев'') — [[татар әдәбияты]] классигы, язучы һәм драматург.
== Яшь чагы ==
Шәриф Камал 1884 елда Пенза губернасы Инсар өязенең [[Пешлә]] авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. [[Ләбәжә]] һәм Түбән Пишляй мәдрәсәләрендә белем ала. 16 яшендә атасы белән ачуланышып, Петербург-Казан тимер юл төзелешенә китеп урнаша.
Аннары [[Истанбул]]дагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуый дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф [[Каһирә]]гә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күрә 1905 елда Рәсәйгә әйләнеп кайта. С.[[Петербург]]та яшәүче абыйсы Гыймади Байгилдиев белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан [[«Нур» газетасы]]нда хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда “Садә" (“Аваз”) исемле шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә.
==Иҗат==
===Оренбург===
Моңарчы Ш.Камалның әсәрләре белән [[«Шура» журналы]] журналы аша таныш булган шагыйрь, иганәче, алтынчы [[Закир Рәмиев]] чакыруы буенча, әдип [[1910 елдаел]]да Оренбургка[[Оренбург]]ка китә. Анда бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр нәшер иткән [[«Вакыт» газетасы|“Вакыт”]] матбагасында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм “Шура” журналы битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1483/read#page6 Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры. бит6 ]</ref> Сәхнә әсәрләре күренә: "Акчарлаклар" (1914), "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915). Соңгы пьесаны зур уңыш белән [[Габдулла Кариев]] [[Сәйяр]]дә сәхнәләштерә. Бу әсәр революция кадәрге татар комедиясенең өлгесе булып санала.
 
Язучының [[Октябрь инкыйлабынаинкыйлабы]]на кадәрге иҗаты татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрә. Ш.Камалның татар әдәбиятында кыска хикәя жанрын үстерүгә керткән өлеше аеруча зур. Тирән психологизм, эмоциональ-лирик моң, мәгънәви тирәнлек, композицион җыйнаклык һәм тыгызлык — әдипнең әсәрләренә әнә шул сыйфатлар хас. Кыска хикәя остасы буларак, ул [[Антон Чехов|А.Чеховтан]] өйрәнсә, күләмле әсәрләр авторы буларак [[Максим Горький|М.Горькийны]] үзенең остазы дип саный.<ref>Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11</ref>
===Казан===
1925нче елдан - Казанда. Биредә ул соцреализм рухындагы әсәрләр яза: «“Матур туганда”, “Таң атканда” романнары, “Таулар”, “Ут”, “Козгыннар оясында”, “Томан арты” пьесалары.<ref>Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры бит11</ref> М. Шолоховның "Күтәрелгән чирәм"ен тәрҗемә итә.
 
1934 елда [[СССР Язучылар берлеге]]нә алына.
"Халык дошманнары" [[Кәрим Тинчурин]], [[Кави Нәҗми]], [[Гомәр Гали]] белән "элемтә тоткан өчен" [[КПСС|ВКП(б)]]тандан чыгарыла.
1950 елда Островский урамындагы квартиры әдипнең Йорт-музее ителә.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1483 Аймәт Р., Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры.]</ref>
==Чыганаклар==
Строка 40 ⟶ 41 :
==Сылтамалар==
<references/>
{{Rq|stub}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]]