Хәбил Бикташев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем =Хәбил Бикташев | рәсем =Biktashev.jpg | рәсем_зурлыгы =250px | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда ч...»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Әбдеки – [[Самара өлкәсе]]нең [[Шонталы районы]]ндагы иң зур татар авылларының берсе. Кечкенәдән үк баһадир гәүдәле Хәбил [[1957 ел]]да шунда, Хаҗи Бикташев гаиләсендә дөньяга килә. Һәм, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, ул инде мәктәптә укыганда ук [[Сабантуе|Сабан туйлары]] батыры булып танылырга өлгерә. Хәбил Бикташевның зур спортка тәүге адымнары шул Сабан туйларында бил алышудан башлана да.
 
Хәбилнең көрәшкә һәвәслеген армиядә чакта күреп алалар. Самбочы буларак, ул озак еллар [[Самара|Куйбышев]] шәһәренең «Динамо» җәмгыяте данын яклый. Тора-бара халыкара спорт аренасына да чыга. [[1983 ел]]да аның исеме инде бөтен дөньяга танылу ала. Ул [[дзюдо]] көрәшендә авыр үлчәүдә [[Европа]] чемпионы исемен яулый. [[1985 ел]]да [[Сеул]]да ([[Көньяк Корея]]) узган дөнья беренчелегендә өченче урынга чыга.
 
Шунысы кызык, күпмедер вакыт узгач, Хәбил Бикташев бездә шактый экзотик саналган [[японнарЯпония|япон]] көрәше – [[сумо]] белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда да ул, хәтта японнарның үзләрен дә шаккатырып, гаять зур күрсәткечләргә ирешә.
 
[[1992 ел]]да 25 ил катнашында (шул исәптән Русия дә) Халыкара сумо федерациясе төзелә, һәм чемпионатлар үткәрелә башлый. [[1993 ел]]да узган II чемпионатта Самара спортчылары Рәфкать Шәфиев, Эдуард Кузнецов һәм Хәбил Бикташевтан торган Русия командасы, японнарга гына оттырып, 3 нче урынны ала. Ә Хәбил исә шәхси зачетта авыр үлчәүдә бронза медальгә лаек була. III чемпионатта Хәбил Бикташев үзенең уңышын тагын кабатлый, ләкин бу юлы инде ул абсолют үлчәү категориясендә өченче урынга чыга. Ә бу хәтта японнарның үзләре өчен дә шактый зур дәрәҗә булып санала. [[1998 ел]]да [[Подольск]] шәһәрендә Сумо буенча Русия федерациясе төзелә. Аны оештыру эшендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе – Хәбил Бикташев. Бер үк вакытта ул Самара өлкәсенең дзюдо буенча федерациясен дә җитәкли.
 
Бүген Хәбил Бикташев – танылган эшмәкәр. Самара өлкәсе татарлары тормышына үзеннән гаять зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән мәчетләр салына. Сәләтле татар балаларына матди ярдәм күрсәтә. Самарада бер генә милли бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтми. [[Сабантуй]]ларындагы һәм [[Нәүрүз]] бәйрәмендәге көрәшчеләр бәйгесенең спонсоры, баш хөкемдары.