«Тел, әдәбият һәм сәнгать институты» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге вәзгыяте, икетеллелек, татар әдәбияты тарихы һәм башка халык әдәбиятлары белән бәйләнеше, текстология һәм археография, татар халык авыз иҗаты, театр, рәсем, музыка сәнгатенең актуаль проблемалары тирәнтен өйрәнелә.
Институт бүлекләрендә хезмәт итүче бөтен галимнәрнең уртак бурычы булып яңа концепция буенча татар халкының дөрес һәм тулы тарихын язу эше тора.
 
==Тарих==
ТӘСИ [[Бөек Ватан сугышы]]на кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, [[татар теле]], [[рус теле]] һәм тарих. [[1961 ел]]ны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, [[1968 ел]]ны сәнгать бүлеге, [[1975 ел]]ны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.
 
[[1988 ел]]дан башлап институтка Республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек ‑ югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела.
 
==Бүген==
Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 215 фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.
 
ТӘСИ галимнәре [[гуманитар фәннәр]] үсеше, [[татар]] һәм [[Татарстан Республикасы]]ның башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияты торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Башкортстан]], чит ил ([[АКШ]], [[Төркия]], [[Казахстан]], [[Үзбәкстан]] һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.
 
=Чыганак=
== Чыганаклар ==
[http://www.belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/33________.html]Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
 
[[Төркем:Казан институтлары]]
5573

правки