Гайшә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Гайшә''' яки '''Гайшә Бинт [[Әбү Бәкер]]'''({{lang-ar|عائشة بنت أَبي بكر |ʿĀʾiša bint Abī Bakr}}, ? — [[678 ел]], [[һ. 56]]) - [[Мөхәммәд пәйгамбәр]] галәйһиссәләмнең хатыннарының берсе, [[өммел мөэминин]], [[Әбү Бәкер]]нең кызы.
 
Мөхәммәд галәйһиссәләмгәпәйгамбәргә [[620 ел]]да [[Мәккә]]дә кияүгә чыга, ләкин ире йортына ике елдан соң гына күчә. Аңа бу вакытта 9 яки 10 яшь була, ләкин төрле чыганакларда Гайшәнең бу вакыттагы яшен төрлечә күрсәтәләр. [[Ибне Хишам]] һәм башка кайбер тарихчыларда Гайшәнең иң беренче [[ислам]] кабул итүчеләрдән булганлыгы әйтелә, ә бу аңа 15 яшь булганлыгына күрсәтә. Шулай ук кайбер тарихчылар пәйгамбәр галәйһиссәләмгәпәйгамбәргә кадәр Гайшәгә Җүбәйр ибне Мутимнең өйләнергә теләгәнлеге һәм Гайшәгә 17 яшь булганлыгы турында мәгълүмат китерәләр. Тарихи чыганакларда шулай ук Гайшәнең апасы Әсма турында мәгълүмат бар. Әсма һ. 73 елда 100 яшендә вафат була, ә бу [[һиҗрәт]] вакытында аңа 27 яшь, ә аңардан 10 яшькә кече Гайшәнең 17 яшьтә булганлыгын аңлата.
 
[[Һиҗрәт]]тән соң, Гайшә күпләгән сугышларда яралы мөселманнарга ярдәм күрсәткән.
 
Гайшә гомерендә әһәмиятле вакыйга булып аңа карата [[монафикъ]]лар тарафыннан ягылган яла тора. Бәну Мусталик абиләсенә поход вакытында, Гайшә кәрваннан артта кала, һәм бераздан Сафван, аны юлда очратып, кәрванга кире кайтара. Бу Гайшә өстенә яла ягу һәм аны [[зина]]да гаепләү өчен сәбәпкә әйләнә. Әлеге ялган таралгач, Гайшә авырый башлый һәм әтисе Әбу Бәкер өендә бер ай тора. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәләмгәпәйгамбәргә Гайшәнең гөнаһсызлыгы турында [[аять]]ләр<ref>[[Коръән]], 24:1-10</ref> иңә.
 
[[Мөхәммәд пәйгамбәр]] саләллаһу галәйһи үәссәләм үзенең соңгы көннәрен Гайшә өендә үткәрә һәм аның кулларында килеш вафат була. Гайшә аның үлеменнән соң бүтән кияүгә чыкмый.
 
[[һ. 36]] елда [[Гыйрак]]та [[Басра]]дан ерак түгел мөселманнар арсында [[Дөя сугышы]] исемен алган бәрелеш була. [[Йәмән]] яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, [[Тальхә]], [[Зүбәйр]] һәм хәлиф [[Гали]] төркемнәре арасында бәрелеш башлана.<ref>[http://www.islamnaneve.com/mpage.php?p=lichnosti/Ali/maarakahaldjimal "Исламнаневе" сайты]</ref> Гали җиңүеннән соң, Гайшәне [[Мәдинә]]гә җибәрәләр.
Юл номеры - 22:
 
[[Төркем:Сәхабәләр]]
[[Төркем:Мөхәммәд галәйһиссәләмпәйгамбәр хатыннары]]
 
[[ar:عائشة بنت أبي بكر]]