Зәйнулла Рәсүлев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. [[1851]] елда Троицк шәһәре (хәзерге [[Чиләбе өлкәсе]]ндә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, [[1858]] елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең [[Акхуҗа]] авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.
 
[[Шәкерт]] булган чорында [[суфичылык]] белән кызыксынып китә. [[1859]] елда [[Нәкъшбәндия]] суфи ордены сафына алына. [[1869]]—[[1870]] елларда [[Истанбул]]да хәкыйкатьне мистик рәвештә танып белү (''тарикъ'') ысулын өйрәнеп аны камилләштерә. [[Истанбул]]да ук Нәкъшбәндия суфилык тарикаты тәгълимәтен укытырга рөхсәт (''иҗазнамә'') ала. Туган төбәгенә кайткач, суфи башкортлар арасында яңа тәртип урнаштыра, шул исәптән [[тәсбих]] киеп йөрү, [[Аллаһ|Аллаһы Тәгалә]] исемен күп тапкыр кычкырып әйтү (''зикер''), [[Мәүлид бәйрәме|Мәүлет көнен]] — [[Мөхәммәт|Мөхәммәт пәйгамбәр]]нең туган көнен (''мәүлит'') бәйрәм итү һ.б.
 
Суфичылык идеяләрен халыкка таратуы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән. Исламның рәсми вәкилләре булган муллалар аны дин кануннарын бозып мөртәтлек таратуда, җәмәгатьчелекне хөкүмәткә каршы күтәрүдә гаепли. Муллалар аны кулга алдыра. [[1873]] елның гынварында аны [[Вологда (шәһәр)|Вологда]] губернасына туган төбәгеннән сөреп җибәрәләр.