«Шәйхулла Чанбарисов» битенең юрамалары арасында аерма

1646 байт добавлено ,  8 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к
[[1932 ел]]да Башкорт педагогика институтының әзерлек курсларына укырга керә. Вузны [[1937 ел]]ны тарих белгечлеге буенча яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Көзен [[Кызыл армия]]гә чакыртыла.
 
Сугыш башланганда кече лейтенатнтлейтенант Чанбарисов [[Златоуст]] хәрби училищесында тарих укытып ята.
 
[[1941 ел]]ның декабрендә ул 133нче укчы бригаданың аерым укчы батальонның комиссары итеп тәгаенләнә. Һәрби часть Төньяк-көнбатыш фронтта сугыша.
Сугышны [[Ерак Көнчыгыш]]та тәмамлый. [[Япония]] гаскәрләренә каршы сугышкан өчен ул Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Әдәбиятта тасвирлаганча, Чанбарисов берүзе бер батальон япон гаскәриен әсир итеп алып кайта.
 
[[1946 ел]]ны подполковник Чанбарисов сәламәтлек какшады дигән сылтау белән отставкага чыга, үзе укыган институтына укытучы булып кайта. [[1954 ел]]да аның директоры итеп билгеләнә.
 
[[1957 ел]]да, ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Тимирязев ис. Башкорт дәүләт педагогика университеты [[Башкорт дәүләт университеты]] итеп үзгәртелә. Беренче ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.
 
Чанбарисов БДУны СССРның классик [[югары уку йорты|югары уку йортлары]] дәрәҗәсенә җиткерә. Яшь галимнәрне илнең вуз үзәкләре булган шәһәрләргә аспирантураларга җибәреп, ул БДУда гыйльми дәрәҗәле укытучылар санын өчтән ике өлешкә җиткерә. Бу - шул чордагы классик университетларның уртача күрсәткече белән чагыштырганда шактый югары. Ул җитәкчелек иткән 28 ел эчендә өч уку-укыту-лаборатор корпус, спорт комплексы, биналар арасындагы зур, лекцион аудиторияләре урнашкан кичеш төзелгән, биология факультеты бинасы бер кат өстәлеп өр-яңадан яңартылган, 5 тулай торак, берничә күпквартиры йорт, сәламәтләндәрү җәйләве төзелгән.
 
Чанбарисов идарәче вазифаларыннан тыш фәнни эш белән шөгыльләнергә вакыт таба. СССРдагы университетлар тарихына багышланган хезмәтне яклап, [[1975 ел]]да тарих фәннәре докторы, профессор исемнәрен ала.
 
==Дәүләт бүләкләре==
Октябрь революциясе ордены ([[1971]]), Кызыл Йолдыз ([[1942]], [[1943]]), Александр Невский ([[1945]]), Ватан сугышы 1нче, 2нче дәрәҗә ([[1945]], [[1985]]).
==Хезмәтләре==
 
* [http://books.google.com/books/about/%D0%A4%D0%BE%D1%80%D0%BC%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B5_%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA.html?id=C7A2AAAAIAAJ Шайхулла Хабибуллович Чанбарисов Формирование советской университетской системы / Ш. Х. Чанбарисов 255,[1] с. 22 см. М. Высш. шк. 1988.]
== Шәйхулла Чанбарисов әдәбиятта ==
* [http://militera.lib.ru/h/nwf/14.html Н. Б. Ивушкин Под Старой Руссой]
* Г. Бәширов. «Комиссар» хикәясе.
 
==Чыганак==
33 970

правок