Шәйхулла Чанбарисов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Шәйхулла Чанбарисов | рәсем = Chanbarisov.jpg | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйга...»
(аермасы юк)

26 сен 2011, 18:13 юрамасы

Шәйхулла Чанбарисов – Башкортстан дәүләт университетының беренче ректоры, Башкорт АССР атказанган фән эшлеклесе, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Шәйхулла Чанбарисов
Туган телдә исем Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов
Туган 9 май 1916(1916-05-09)
Бүздәк районы, Иске Бүздәк авылы
Үлгән 4 октябрь 1996(1996-10-04) (80 яшь)
Башкортстан, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре галим, югары мәктәп әһеле
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены өнче дәрәҗә Ватаны сугышы ордены Кызыл Йолдыз орденыКызыл Йолдыз ордены ‎‎Александр Невский ордены өнче дәрәҗә Ватаны сугышы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле

Шәйхулла Чанбарисов 1916 елның 9маенда Уфа губернасының Бәләбәй өязе, Иске Бүздәк авылында дөньяга килә.

Колхоз яшьләре мәктәбендә укыганда комсомолга керә. Бүздәк районы комсомол комитетында инструктор булып эшли.

1932 елда Башкорт педагогика институтының әзерлек курсларына укырга керә. Вузны 1937 елны тарих белгечлеге буенча яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Көзен Кызыл армиягә чакыртыла.

Сугыш башланганда ул Златоуст хәрби училищесында тарих укытып ята.

1941 елның декабрендә ул 133нче укчы бригаданың аерым укчы батальонның комиссары итеп тәгаенләнә. Һәрби часть Төньяк-көнбатыш фронтта сугыша.

1942 елның августында Чанбарисов хезмәт иткән батальон дошман чолганышына эләгә. Комиссар киңәше буенча командование белән элемтә, дошманга белгертмәс өчен татар телендә алып барылган. Ике атналык бәрелешләр нәтиҗәсендә частьлар чолганыштан чыгып, фронтның бирге ягына чыгалар. Төньяк-көнбатыш фронт газетасы Ватан өчен журналисты Гомәр Бәширов политрук Чанбарисовка багышлап Комиссар хикәясен яза. Батырлыклары өчен Чанбарисов 1нче дәрәҗә Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Сугышны Ерак Көнчыгышта тәмамлый. Япония гаскәрләрнә каршы сугышкан өчен ул Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

1946 елны институтына укытучы булып кайта. 1954 елда аның директоры итеп билгеләнә.

1957 елда, ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Тимирязев ис. Башкорт дәүләт педагогика университеты Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә. Беренче ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.

Чанбарисов җитәкчелек иткән 28 ел эчендә өч уку-укыту-лаборатор корпус, спорт комплексы, биналар арасындагы зур, лекцион аудиторияләре урнашкан кичеш, биология факультеты бинасы бер кат өстәлеп өр-яңадан яңартылган, 5 тулай торак, берничә күпквартиры йорт, сәламәтләндәрү җәйләве төзелгән.

Дәүләт бүләкләре

Октябрь революциясе ордены (1971), Кызыл Йолдыз (1942, 1943), Александр Невский (1945), Ватан сугышы 1нче, 2нче дәрәҗә (1945, 1985).

Шәйхулла Чанбарисов әдәбиятта

http://militera.lib.ru/h/nwf/14.html Н. Б. Ивушкин Под Старой Руссой

Чыганак