«Нур Гыйззәтуллин» битенең юрамалары арасында аерма

177 байт добавлено ,  10 ел элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
кНет описания правки
кНет описания правки
| һөнәр = әдәбият галиме, тәнкыйтьче
| туу датасы = 12.6.1928
| туу җире = [[Татарстан|Татарстанның]] [[Актаныш районы]] [[Яңа Байсар]] авылы
| гражданлык =
| милләт = татар
}}
'''Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин''' — әдәбият галиме һәм тәнкыйтче.
==Тәрҗемәи хәле==
Нур Гыйззәтуллин [[1928 ел|1928 елның]] [[12 июнь|12 июнендә]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Актаныш районы]] [[Яңа Байсар]] авылында укытучы гаиләсендә туган.
 
Ул [[1928 ел|1928 елның]] [[12 июнь|12 июнендә]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Актаныш районы]] Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган. Актаныш урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм [[1945 ел]]да [[Минзәлә]] педагогика училищесын тәмамлагач, [[1945 ел|1945]]-[[1949 ел]]ларда [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогика институтының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт [[Казан]] педагогика училищесында һәм [[Казан|Казанның]] 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, [[СССР Фәннәр академиясе|СССР Фәннәр академиясенең]] Казан филиалы [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты|Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурага укырга керә, [[1952 ел]]да аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары [[1953 ел]]дан [[1959 ел]]га кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. [[1959 ел]]дан бирле Н. Гыйзәтуллин институтыныңинститутыың шул ук секторында өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә.
 
Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. [[1949 ел|1949]]-[[1959 ел]]лар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты [[Кави Нәҗми|Кави Нәҗминең]] тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. [[1956 ел]]да Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, [[1957 ел]]да рус телендә дә дөнья күрә. [[1958 ел|1958]]-[[1960 ел]]ларда исә галим, С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, [[1960 ел|1960]]), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, [[1965 ел|1965]]) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.
Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында ([[Мәскәү]], [[1971 ел|1971]]-[[1972 ел|72]]) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.
 
Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]] тарафыннан әзерләнгән күп томлы “Татар әдәбияты тарихы” өчен 20-30нчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай, К.Нәҗми кебек тәнкыйтче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларының иҗат портретларын язды.
 
{{Rq|image}}
33 970

правок