Ильтани Илялова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Ильтани Исхак кызы Илялова''' – театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче.
 
Ильтани Илялова [[1932 ел]]ның [[8 февраль|8 февралендә]] хәзерге [[Екатеринбург]] шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе профессиональ сәнгать кешеләре булып (әтисе – татар, үзбәк театры режиссеры, әнисе – актриса), Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. [[1935 ел]]да Ильтани әти-әниләре белән [[Ташкәнт]]кә күчеп китә, шунда урта мәктәпне тәмамлый һәм [[1950 ел]]да Ташкәнт театр сәнгате институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, ике ел Үзбәкстан мәдәният Министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли, аннары бер ел ([[1957]]-[[1958]]) Ташкент Театр сәнгате институтында чит илләр театры тарихын укыта. [[1958]]-[[1961 ел]]ларда И.Илялова [[Мәскәү]]дә Театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, бераз вакыт СССР Мәдәният министрлыгының театрлар бүлегендә өлкән рецензент булып эшли.
[[1963 ел]]да И.Илялова [[Казан]]га күчеп килә һәм [[СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтындаинституты]]нда кече фәнни хезмәткәр, аннары

[[1964]]-[[1968 ел]]ларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли.

[[1965 ел]]да ул “Хәмзә исемендәге Үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе ([[1918]]-[[1962]])” дигән темага диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

[[1968 ел]]дан бирле Илялова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, татар театр сәнгатенең тарихына, бүгенге хәленә бәйле проблемаларны тикшерү буенча фәнни эш алып бара.
 
Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялова матбугатта [[1959 ел]]дан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газеталарында, “Шәрекъ Йолдызы” журналында, соңга таба үзәк газеталарда, “Культура и жизнь”, “Театр”, “Театральная жизнь” кебек сәнгать журналларында басыла. [[1962 ел]]да Ташкентта яшь тәнкыйтьченең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә, дистәләгән мәкаләләре, СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров иҗаты турындагы очеркы (“Труд актера” җыентыгы, Мәскәү, [[1974]]) һәм бигрәк тә “Бүгенге татар театрында актерлык осталыгы” ([[1978]]) исемле күләмле хезмәте белән үзен югары белемле, тирән эрудицияле сәнгать белгече итеп таныта. Авторның “Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры”, “Хәзерге Татар дәүләт академия театры” исемле хезмәтләре (“Татар совет театры” китабы, Казан, [[1975]]) һәм “Халык артистлары” (“Народные артисты”, Казан, [[1980]]) дигән җыентыкта урнаштырылган очерклары да үзләренең фикри тирәнлекләре, нечкә күзәтүләре һәм принципиаль карашлары белән аерылып торалар.