Галимҗан Ахунҗанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Галимҗан Хәкимҗан улы Ахунҗанов''' — [[татарлар|татар]] тел галиме.
 
Ул [[1925 ел]]ның [[23 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Зәй районы]] [[Карман]] авылында туа.
 
[[1961 ел]]дан башлап галим [[Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты|Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]ның тел секторында (хәзер бүлек) эшләде.
Галимҗан абыйга, фән әһеле буларак, искиткеч тәфсиллек, телне сиземләү, чиксез тырышлык, сабырлык хас иде. Үз-үзенә таләпчәнлек, язган хезмәтләренең югары сыйфатлы булуы, күрәсең, мәшһүр тел галиме Латыйф ага Җәләй мәктәбен үтү белән бәйләнешле булса кирәк.
Галимҗан абый тел белеменең фразеология-идиоматика, лексикология, терминология, сүз ясалышы, сүзлекләр төзү һ.б. өлкәләрдә эшләде. Ул “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, “Татарча-русча сүзлек” һ.б. сүзлекләр төзүдә катнашты. Аның берничә монографиясе, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре сектор җыентыкларында, милли газета-журналларда басылып чыкты.