Галимҗан Баруди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =

'''Галимҗан Баруди''' ([[1857 ел]], [[17 февраль]], Казан Өязе, [[Кече Кавал]] авылы – [[1921 ел]], [[6 декабрь]]) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.
==Тәрҗемәи хәле==
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның [[17 февраль|17 февралендә]] Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә.
[[1862 ел]]да Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга барәләр. [[1875 ел]]да ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

[[1882 ел]]да Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

[[1882 ел]]да Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Россиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.
[[1905 ел]]га кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, [[Мөхәммәдия мәдрәсәсе]]ндә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.

[[1906 ел]]да Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә “Әд-дин вәл-әдәб” (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. [[1908 ел]]да журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны [[1917 ел]]га кадәр дәвам итә.

Г.Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул [[1906 елныңел]]ның гыйнвар һәм август айларында узган Россия мөселманнарының 2нче һәм 3нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

[[1917 ел]]ның 1,2 маенда [[Мәскәү]]дә 1 Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән [[Россия]] [[Ислам|мөселманнарының]] [[Үзәк диния нәзарәте]] мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.
Г.Баруди [[1921 ел]]ның [[6 декабрь|6 декабрендә]] [[Мәскәү]]гә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була<ref>[http://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=view&id=928&Itemid=95]</ref>.