Үзәк диния нәзарәте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Үзәк диния нәзарәте''' — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Аның эшчәнлеге Русия территориясендә ([[Кавказ]]дан гайре), [[Беларусь|Беларусь республикасы]]нда, [[Молдова]] һәм [[Латвия]]дә урнашкан мөселман дини оешмаларына карый. [[Уфа]] шәһәрендә урнашкан.
 
Диния Нәзарәте шактый катлаулы тарихка ия. Чөнки Русиядә Исламга карата мөнәсәбәт һәрвакыт каршылыклы булган. Иң кыен чорларның берсе — Совет хакимияте еллары.
== Тарихи мәгълүмат ==
===Патшалар заманы===
Русиянең Үзәк диния нәзарәте, патшабикә [[Екатерина II]] фәрманы белән, [[1788 ел]]ның [[22 сентябрь|22 сентябрендә]] төзелә. [[1789 ел]]ның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул «Уфа (1796 елдан – [[Ырымбур]]) Диния магометаннар законы җыены» дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм [[Оренбург губернасы|Ырымбур губернасы]] (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.
 
Үзәк диния нәзарәте [[1846 ел|1846]]—[[1917 ел|1917]] елларда [[Ырымбур]] магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәчелеге дә шушында була.
===Инкыйлабтан соңгы еллар===
 
Инкыйлабтан соң үз эшчәнлеген I Мөселман корылтае (1920 ел, 16—25 сентябрь) яңарта (уздыру урыны Уфа). Ул Русиянең Европа өлеше, Себер вә Казакстан Үзәк Диния Нәзараты исеме ала. Мөфти итеп яңадан [[Галимҗан Баруди]] сайлана.
 
[[1923 ел]]ның 10-25 июньдә II Мөселман Корылтаенда (Уфа) мөфти итеп билгеле дин галиме, тарихчы, казый [[Риза Фәхретдин]] сайлана. 1936 елда, мөфти вафат булу сәбәпле Нәзарат эшчәнлеген туката.
===Сугыш һәм сугыштан соңгы чор===
1943 елда [[Үзәк Азия]] һәм [[Казакстан]] Диния Нәзарәте оеша ([[Ташкент]]та). [[1944 ел]]да [[ССРБ]] территориясендә Кавказ арты диния нәзаратына өстәп ([[Баку]]), тагын бер мөстәкыйль Үзәк төзелә: Төньяк Кавказ ([[Буйнакск]], хәзер [[Махачкала]]). Үзәк Диния нәзарәты исеме [[СССР]]ның Европадагы Үзәк өлеше вә Себер (Уфа) Диния Нәзарәте итеп үзгәртелә.
 
Сугыштан соңгы елларда дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язганча: “Элеккеге мөфти [[Габдрахман Рәсүлев|Рәсүлев]] үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”.
 
[[1948 ел]]ның октябрь аенда эчке Русия вәСебер мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте үзенең IV корылтаен үткәрә. Мондый съездның өченчесе һәм соңгысы [[1926 ел]]да, ягъни Совет дәүләте дингә карата түземле сәясәт алып барган вакытта уздырыла. Әлеге корылтайда Казан мөхтәсибе Кадыйров [[Татарстан]]дагы 30 мәчетсез мулланы рәсми рәвештә теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Аларны "санитар муллалар" дип йөрткәннәр. Кадыйров бу уңайдан [[Татарстан хөкүмәте]]нең Дини Культлар эше буенча Советы вәкиле [[Хәбиб Багаев|Багаев]] белән сөйләшкәнлеген һәм аның каршы булмаганлыгын хәбәр итә. Кадыйровны башка төбәк мөхтәсибләре дә яклап чыгалар. Ләкин мөфти Рәсүлев, хөкүмәт вәкиле белән киңәшләшкәннән соң, мәчетсез муллаларны билгеләүне туктатырга кирәк, дип чыгыш ясый. Бу күренешне Диния Нәзарәтенең яңа уставы тыя.
[[1944 ел]]да [[ССРБ]] территориясендә дүрт мөстәкыйль Үзәк төзелә: [[Урта Азия]] ([[Ташкент]]та), Кавказ арты ([[Баку]]), Төньяк Кавказ ([[Буйнакск]], хәзер [[Махачкала]]), Европаның Үзәк өлеше вә Себер (Уфа) Диния Нәзарәтләре.
 
Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат [[1950 ел]]дан соң, мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә. [[1950]]нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.
===Хәзерге чор===
Бүген Үзәк диния нәзараты 27 төбәк Дини идарәне, 2500 артык мөселман җәмәгатен берләштерә.
 
Строка 23 ⟶ 32 :
* [[Галимҗан Баруди]] ([[1917 ел|1917]]—[[1921 ел|1921]])
* [[Риза Фәхретдин]] ([[1923 ел|1923]]—[[1936 ел|1936]])
* [[Габдрахман РасулевРәсүлев]] ([[1936 ел|1936]]—, [[1944 ел|1944]]—[[1950 ел|1950]])
* [[Шакир Хиялетдинов]] ([[1951 ел|1951]]—[[1974 ел|1974]])
* [[Габделбари Исаев]] ([[1975 ел|1975]]—[[1980 ел|1980]])
Строка 32 ⟶ 41 :
 
== Чыганак ==
* [[http://tat.e-islam.ru/books/public/history/ Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте тарихы]]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/10/6/41082/ Уфадагы Үзәк диния нәзаратына 220 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә]