Зәйнулла Рәсүлев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Зәйнулла Рәсүлев | рәсем = Rasulev Zaynulla.jpg | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйга...»
 
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
[[1833]] елның [[25 март]]ында Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзерге ([[Башкортстан]]ның [[Учалы районы]]нда) мулла гаиләсендә туып үсә.
 
Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. [[1851]] елда Троицк шәһәре (хәзерге [[Чиләбе өлкәсе]]ндә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, [[1858]] елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өйәзенеңөязенең Аккужа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта.
 
[[Шәкерт]] булган чорында [[суфичылык]] белән кызыксынып китә. [[1859]] елда [[Нәкъшбәндия]] суфи ордены сафына алына. [[1869]]—[[1870]] елларда [[Истанбул]]да хәкыйкатьне мистик рәвештә танып белү (''тариктарикъ'') ысулын өйрәнеп аны камилләштерә. [[Истанбул]]да ук Нәкъшбәндия суфилык тарикаты тәгълимәтен укытырга рөхсәт (''иҗазнамә'') ала. Туган төбәгенә кайткач, суфи башкортлар арасында яңа тәртип урнаштыра, шул исәптән [[тәсбих]] киеп йөрү, [[Аллаһ|Аллаһы Тәгалә]] исемен күп тапкыр кычкырып әйтү (''зекерзикер''), [[Мөхәммәт|Мөхәммәт пәйгамбәр]]нең тугынтуган көнен (''Мәүлитмәүлит'') бәйрәм итү һ.б.
 
Суфичылык идеяләрен халыкка таратуы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән. Исламның рәсми вәкилләре булган муллалар аны дин кануннарын бозып мөртәтлек таратуда, җәмәгатьчелекне хөкүмәткә каршы күтәрүдә гаепли. Муллалар аны кулга алдыра. [[1873]] елның гынварында аны [[Вологда (шәһәр)|Вологда]] губернасына туган төбәгеннән сөреп җибәрәләр.
 
Ул сөргеннән [[1881]] елда әйләнеп кайта. [[1884 ел]]дан [[Троицк]] каласыдакаласында мәчет имамы булып китә, мәчет янында яңа Рәсүлия мәчетен ача. Бихисап шәкертләр аның мөрите булып китә. Ул [[Рәсәй]]нең иң күренекле мөселман дин әһелләренең берсенә әверелә.
 
[[1917]] елның [[2 февраль|2 февралендә]] вафат була. Ул Троицк шәһәренең мөселман зияратында җирләнгән.