Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 35:
 
 
[[1896 ел]]ны Һ. Максуди Казанга кайта һәм [[Казан укытучылар мәктәбе]]ндә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. [[1897 ел]]да «[Бертуган Юнысовлар]]» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
 
 
Юл номеры - 41:
 
 
«Йолдыз» газетасының тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, [[Русия]] [[Дәүләт думалары]]нда күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның редакторы Һ.Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен күрергә, шулай ук аның үзе язган һәм [[Садри Максуди|С.Максуди]]ның “Йолдыз” да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Һ.Максудиның да татар жәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була<ref>Ф.Гаффарова. «Әхмәтһади Максуди» мәкаләсе.</ref>.
 
[[1918 ел]]ның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.
=== Җәмәгать эшчәнлеге ===
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«[[Китапханәи исламия]]» оештыручыларның берсе . Китапханә [[1906 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында ачыла һәм шул көннән башлап [[1923 ел]]га кадәр аның мөдире була <ref>китапханә Кәримовлар йортында (хәзерге Габдулла .Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша</ref>. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.
 
Һ.Максуди «[[Иттифак фиркасе|Иттифак әл–мөслимин]]» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.
 
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
=== Инкыйлабтан соң ===
Октябрь инкыйлабыннан соң 5—6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог—галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең—төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»<ref>Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит</ref> Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. [[1927 ел]]да хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «[[Фәнни камус ]]»ын—ын — татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
 
Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[Садри Максуди|С.Максуди]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фуат Туктаров|Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
 
Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
Юл номеры - 61:
[[1938 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм [[1939 ел]]ның [[2 февраль]]дә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул [[1941 ел]]ның [[28 июнь|28 июнендә]] вафат була. Кабере [[Яңа Бистә зираты (Казан)|Яңа Бистә зираты]]нда, [[Тукай]] кабере белән янәшә.
== Хәтер ==
Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында [[Әнкара]] чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә (1941 ел [[17 декабрь]]) [[Габделбари Баттал|Г.Баттал -Таймас]]ның Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга.
Анда:
<blockquote>
Юл номеры - 81:
[[Төркем:Татар наширләре]]
[[Төркем:Репрессия корбаннары]]
[[Төркем:Патша Думасы депутатлары]]
{{DEFAULTSORT:Максуди, Әхмәтһади}}