Кырым: юрамалар арасында аерма
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) Яңа бит: «right|300px|thumb|Кырым ярымутравы һәм [[Азак диңгезе]] '''Кырым ярымутравы''' ({{lang-crh|Qırım yarımadas...» |
(аермасы юк)
|
10 сен 2011, 18:24 юрамасы
Кырым ярымутравы (кырымтат. Qırım yarımadası, укр. Кримський півострів) — географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау. Аның җирендә Кырым Автоном Республикасы, Акъяр шәһәре һәм Херсон өлкәсенең өлеше урнаша.
Географик мәгълүмат
Ярымутрау мәйданы — 26 860 км². Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Төньяк өлешендә Кырым кыйтга белән Перекоп күчеше белән тоташкан. Ярымутрау көньягында Керчен ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Бельбек. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарих
Халык
Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Aкмәчет, Керчь.
2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — белоруслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә.
Фотосурәтләр
-
Кырым табигате
-
Кара диңгез
-
Иске тау
-
Карасан
Сылтамалар
- Кырым фотосурәтләре (рус.)