Равил Тумашев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, [[Камал театры|Татар дәүләт академия театры]] сәхнәсендә [[Мирхәйдәр Фәйзи|Мирхәйдәр Фәйзинең]] «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.
 
[[1962 ел]]да Р. Тумашев [[Тинчурин театры|Татар дәүләт күчмә театрында (хәзер Татар дәүләт драма һәм комедия театры)]] эшли башлый. Аның башБаш режиссерырежиссер, әнисе Кәшифә Тумашева пенсиягә киткәч театрның баш режиссеры булып кала һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. [[Туфан Миңнуллин]], [[Аяз Гыйлаҗев]], [[Илдар Юзеев]], [[Ризван Хәмид]], М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрде.
 
Р. Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.