Бари Рәхмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
Бөек Октябрь революциясеннән соң Б. Рәхмәт, Кызыл Армия сафларына алынып, 1918—1921 елларда Казандагы татар запасной батальонында хезмәт итә, 1919 елдан Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелеп, анда әдәби бүлекне җитәкли. Бер үк вакытта ул иҗат эшен дә ташламый, үзе хезмәт иткән «Кызыл Армия» газетасында һәм шул елларда Казанда чыккан башка матбугат органнарында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») революцион көрәш пафосы белән сугарылган патриотик шигырьләрен һәм үткен сатирик әсәрләрен бастыра.
 
1921 елда армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 елга кадәр шунда яши. 1932 елда гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 елдан башлап, «Чаян» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «[[«Казан утлары»]]») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, [[Украина]]да, [[Молдавия]]дә, [[Болгария]] һәм [[Венгрия]] җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә.