Хәлим Җәлалов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Eric 256 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Хәлим Бәдри улы Җәлалов''' — [[Камал театры]] артисты, Татарстанның халык артисты (1992).
 
Хәлим Җәлалов [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Олы Солтан]] авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел [[Казан]] киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.
 
[[1961 ел]]да Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков (һ.б.) кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң [[Камал театры|Г.Камал исемендәге академия театрында]] эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир ([[Нәкый Исәнбәт]] “М.Җәлил”), Шәрифҗан ([[Аяз Гыйләҗев]] “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка танылды.