Габделфәт Сафин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Eric 256 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = җырчы
| туу датасы = 11.10.1962
| туу җире = [[Арча районы]], [[Симетбаш авылы]] авылы
| гражданлык =
| милләт = татар
Юл номеры - 25:
 
==Тормыш юлы==
Габделфәт Габдрахман улы Сафин [[1962 ел]]ның [[11 октябрь|11 октябрен]]дә [[Татарстан республикасы]] [[Арча районы]] [[Симетбаш авылы]]нда авылында туа. Бөек шагыйрь [[Габдулла Тукай]] яшәгән һәм иҗат иткән [[Кырлай]]дан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.
 
[[Кырлай урта мәктәбе]]н тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин [[Казан төзүче–инженерлар институты]]на укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче түгел, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., [[Шәмсия Җиһангирова|Ш. Җиһангирова]] сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр… Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, [[Татарстан]]да, [[Мәскәү]]дә, [[Санкт-Петербург]]та, [[Себер]]дә, [[Пермь]]дә, [[Ижевск]]ида, [[Саратов]]та, [[Йошкар-Ола]]да, [[Башкортстан]] шәһәрләрендә, [[Чиләбе]]дә, [[Ектеринбург]]та, [[Самара]]да һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.