«Сәйяр» битенең юрамалары арасында аерма

44 байта добавлено ,  9 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «'''«Сәйяр»''' – беренче татар профессиональ театраль труппа. 1907 елда Оренбургта [[Ильяс Кудашев...»)
 
'''«Сәйяр»''' – беренче татар профессиональ театраль труппа. [[1907 ел]]да [[Оренбург]]та [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] тарафыннан оештырыла. <br/>
==Оренбургта Кудашев-Ашказарский чоры==
1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский [[Санкт-Петербург]]ка барып “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала. <br/>
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Оренбургта халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Оренбургта татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
1907 елның августында шул якларда куелган спектакльләрне караучылар арасында Җаектан килгән Миңлебай Хәйруллин, ягъни [[Габдулла Кариев]] та була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.
1908 елда, [[Габдулла Тукай]] фатихасы белән театраль коллектив «Сәйяр» (ягъни «күченеп йөрүче») исемен ала.
==Казан чоры==
 
«Сәйяр» труппасында [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская]], [[Нури Сакаев]], Әхмәт Кулалаев, Г.Мангушев, [[Кәрим Тинчурин]], [[Габдулла Камал]], Сара Байкина, [[Зәйни Солтанов]], [[Фатыйма Ильская]] кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.
 
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. 1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына.
 
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] дип үзгәртелә.
 
«Сәйяр» труппасында [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская]], [[Нури Сакаев]], Әхмәт Кулалаев, Г.Мангушев, [[Кәрим Тинчурин]], [[Габдулла Камал]], Сара Байкина, [[Зәйни Солтанов]], [[Фатыйма Ильская]] кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.
==Чыганаклар==
* [http://tatar.org.ru/kurs/8-adabiyat/cyr_29.php Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты]
33 970

правок