Зәйни Солтанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Татар драматургиясендә – әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык осталыгы белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) [[1892 ел]]ның [[30 гыйнвар]]ында [[Әстерхан]] шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан [[Казан]]дагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. [[1906 ел]]да, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. [[1907 ел]]дан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. [[1909 ел]]да шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, 3. Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм [[1913 ел]]ның ахырына кадәр шунда эшли. [[1914 ел|1914]]– [[1915 ел]]ларда ул – «Сәйяр» труппасы артисты. [[1916 ел|1916]]–[[1917 ел]]ларда солдат хезмәтендә була.
 
[[Бөек Октябрь инкыреволюциясе]] көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан [[«Сәйяр»]] труппасында уйный, [[Максим Горький|М. Горькийның]] «Мещаннар» драмасы, А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә бащ рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, [[Царицын]], Самара кебек [[Идел буе]] шәһәрләрендә, [[Кызыл Армия]] частьләрендә гастрольләрдә йөри. [[1920 ел]]да Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.
 
[[1922 ел]]дан Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя һәм берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.