«Ильяс Кудашев-Ашказарский» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  10 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
автобиографиясеннән). <ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1918/ Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет. В двух томах. Второй том стр.92]</ref> </blockquote>
== Иҗат ==
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Оренбургта халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. [[3 апрель]]дә Ф. Халидинең «Морат Сәлимов», А. Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен куя. Шулай итеп, атаклы [[«Сәйяр» труппасы]] труппасы - беренче татар профессиональ труппасы барлыкка килә. «Сәйяр» - [[Нур театры]] һәм бүгенге [[Камал театры|Татар академия театры]]ның нигезе булып тора. Труппа "Россиядә И. Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче мөселман драма артистлары труппасы" дип йортелә. Аның беренче артистлары - Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишморатов-Кулалаев, Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]]. 1907 елның маенда труппа беренче гастрольгә чыгып китә (Идел буйлап Самара, Казан, Сембер, Түбән Новгород якларына). 1907 елның августында труппага C. Гыйззәтуллина-Волжская һәм [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]] кушыла. Үзара каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, 1907 елның ахырында И. Ашказарский труппадан китә. Алга таба ул музыкаль спектакльләр-водевильләр, концертлар куя, яңа труппалар оештыра. И. Ашказарский пианинода, скрипкада, гармунда, мандолинада уйный, җырлый, нәфис сүз сойли. 1928-1929 елларда Татар академия театрында эшли. Соңыннан эстрада сәнгате белән шогыльләнә, шигырьләр яза.
== Чыганак ==
''Илялова, И.'' Г. Камал театры артистлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
33 970

правок