Габдулла Шәрәфи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = шагыйрь, язучы
| туу датасы = 29.07.1926
| туу җире = [[Татарстан]]ның [[Биектау районы]] [[Кече Битаман]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 24:
'''Габдулла Шәрәфи''', тулы исеме '''Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов''' — күренекле [[татарлар|татар]] [[шагыйрь|шагыйре]], язучы.
 
Ул [[1926 ел]]ның [[29 июль|29 июлендә]] [[Татарстан]]ның [[Биектау районы|Биектау]] (элекке Дөбъяз) районы [[Кече Битаман]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. [[1936 ел]]да алар гаиләләре белән [[Казан]]га күчеп киләләр. Габдулла 11, 12нче урта мәктәпләрдә белем ала, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның [[Габдулла Тукай]]га ияреп язган “Батыр егет” исемле өйрәнчек әкият-поэмасы [[1941 ел]]да “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга.
 
Шулай да әдәбият мәйданына ныклап аяк басканчы Габдулла Шәрәфигә дөньяның шактый әчесен-төчесен татырга туры килә. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, [[Бөек Ватан сугышы]] башлана, Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул [[Япония]]гә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында [[Монголия]] далаларын, [[Гоби чүле]]н, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел [[Казан]]да производствода электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читән торып укып, [[КДУ]]ның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар “Совет Татарстаны” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962-1964 елларда [[Мәскәү]]дәге Югары Партия мәктәбендә укый. [[1967 ел]]дан башлап республика хатын-кызлар журналы “Азат хатын” редакиясендә җаваплы сәркатип, соңрак редактор урынбасары булып эшли.