«Әхмәтһади Максуди» битенең юрамалары арасында аерма

2674 байта добавлено ,  8 лет назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
к
 
[[1918 ел]]ның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.
=== Җәмәгать эшчәнлеге ===
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«[[Китапханәи исламия]]» оештыручыларның берсе . Китапханә [[1906 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында ачыла һәм шул көннән башлап [[1923 ел]]га кадәр аның мөдире була <ref>китапханә Кәримовлар йортында (хәзерге Габдулла .Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша</ref>. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.
 
Һ.Максуди «[[Иттифак әл–мөслимин]]» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.
 
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
== Искәрмәләр һәм чыганаклар ==
{{Искәрмәләр}}
 
== Шулай ук кара ==
* [[Садри Максуди]]
== Сылтамалар ==
* [http://sombel.ru/fenni-mekaleler-feride-gaffarova/hadi-maksudi-593 Сөмбел.ру сайтында Фидания Гаффарованың мәкаләсе]
 
 
4082

правки