Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

3214 байт добавлено ,  8 лет назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Максудов)
| һөнәр = журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, нашир
| туу датасы = 28.09.1868
| башка мәгълүмат =
}}
'''Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди''' (''Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди'' буларак та билгеле, [[28 сентябрь]] [[1868 ел]] ― [[28 июнь]] [[1941 ел]]) ― атаклы [[татар]] [[мөгаллим]]е, җәмәгать эшлеклесе, [[журнал]]ист һәм нашир. Ул төзегән «[[Мөгаллим сәни]]» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди [[Казан]]да беренче татар китапханәсен - «[[Китапханәи исламия]]»не оештыручы буларак та билгеле.
== Тормыш юлы ==
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
 
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «[[Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
 
Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим [[Җамал Вәлиди|Ж.Вәлиди]] аның «Төрки сарыф» ([[морфология]]), «Төрки нәхүе» ([[синтаксис]]), «Шифаһия» («[[Гарәп теле]]н өйрәнү өчен 100 дәрес «) кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:
<blockquote>Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды</blockquote> дип әйтә.
Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, [[Мисыр]] мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.
=== Наширлек ===
== Искәрмәләр һәм чыганаклар ==
4038

правок