Ширияздан Сарымсаков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
'''Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков''' — татар режиссеры.
| исем = Ширияздан Сарымсаков
| рәсем =
| рәсем_зурлыгы = 200px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков
| һөнәр = режиссер
| туу датасы = 12.5.1911
| туу җире = [[Казан]]
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = 30.9.1999
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләсе
| башка мәгълүмат =
}}
'''Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков''' — татар режиссеры.<br/>
Режиссер, актер, педагог Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда [[Казакъстан]]дагы Акмола өязенең Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул [[Казан]]га килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1966 елга кадәр ул [[Камал театры|Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында]] режиссер булып эшли; 1942-1943 ел сезонында һәм 1952-1958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.
Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М.Горькийның «Вәхшиләр», Н.Погодинның «Мылтыклы кеше», М.Әблиевнең «Шәмсекамәр», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә.Фәйзинең «Тукай», Т.Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар. <br/>
Аңа ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
1958 елда [[Кәрим Тинчурин]] пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаковка республикада беренчеләрдән булып [[Тукай премиясе|Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]] бирелә.
Ш.М.Сарымсаков төрле елларда М.Җәлил исемендәге [[Татар дәүләт опера һәм балет театры]]нда Н.Җиһановның «Ирек», М.Мозаффаровның «Галиябану», Җ.Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.<br/>
Ш.Сарымсаков педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.<br[[|]]
Ш.М.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була.
 
[[Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]]нда [[Кәрим Тинчурин]]ның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен [[1958 ел]]да [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]]нә лаек була.
Строка 8 ⟶ 37 :
[[Төркем:Татар режиссерлары]]
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Казакъстанда туганнар]]