Әбу Гали ибн Сина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.4) (робот кушты: ext:Avicena; косметик үзгәртүләр
Юл номеры - 29:
Аның киң профильле галим һәм белгеч булуы турында Хамадан каласындагы төрбәсе (мавзолее) өстендә калыккан 12 стела сөйли. Аларның һәрберсе аерым белем өлкәсенә багышланган: [[философия]], [[музыка]], [[физика]], [[химия]], [[астрономия]], [[медицина]], [[математика]], [[алгебра]], [[геометрия]], дин белеменә, [[тел белеме]]нә.
Ибн Сина 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.
=== Биография ===
'''Әбү Гали ибн Сина''' 980 елда [[Бохара]] тирәсендә Афшана кышлагында туа. 1002 елда, Әбү Галигә 22 яшь чакта, атасы үлә. Сәмәниләр дәүләтенә ул чорда башка дини юнәлешкә карый торган Мәхмүд солтан (Газневи) һөҗүме яный. Шуңа күрә ибн Сина Бохарадан чыгып китәргә мәҗбүр һәм [[Харәзм]]дагы [[Үргәнч|Гүргәнч]] каласында тора. Чәчәк атучы Харәзм әмире Али ибн Мәймүн фәннәрне бик хуплый. Аның сарае каршында шәрыкның күпләгән иң сәләтле галимнәре хезмәт итә. ибн Синаны Мәймүннең Академиясенә (Хикмәт йорты) штатка алалар, аңа айлык хезмәт хакы билгелиләр, ул шунда [[әл-Бируни|Бируни]] һәм Мәсихи атлы кешеләр белән иңгә-иң куеп эшли. 1012 елда Мәхмүт солтан Харәзмне яулап ала һәм барча галимнәргә [[Газна]]га, үз сараена килергә боера, шуңа күрә ибн Синага качарга туры килә (Мәсих белән бергә; Бируни исә тотылган, аны Газнага алып китәләр).
 
Сөргендә чакта ибн Сина ''Әл канун фит-Тыйбб'' - үзенең төп хезмәтен язарга керешә. Ул аны 20 ел буе, бер шәһәрдән икенчесенә сугылып йөргәндә яза. Ибн Сина әмирләрне һәм гади кешеләрне дәвалый, [[Исфаһан]]да вәзир булып эшли, зинданда утырып чыга. Зинданда чакта ул ''әш-Шифа'' (савыгу) китабын язып бетерә.
=== Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб ===
Ибн Синаның медицина энциклопедиясе формасындагы Кануны биш китаптан тора, һәрберсе кыйсемнәргә, бүлекләргә, мәкаләләргә, параграфларга бүленә. Беренче китап медицина теориясенә багышланган һәм дүрт зур кыйсемнән (бүлек), тәгърифтән (кереш сүз) тора.
 
Юл номеры - 46:
 
XII гасырда ''Китаб әл-Канун'' [[латин теле|латинга]] тәрҗемә ителә. Китап басу гасыры җиткәч басмалар саны буенча ''Канун'' христианнарның [[Инҗил]]ләренә көндәшлек итә. XVI гасыр башында аны яңадан тәрҗемә итәләр. XV гасырда ул 16 тапкыр басыла, XVI гасырда – 20. ''Канун'' күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм белгечләр фикеренчә, дөнья тарихында иң еш өйрәнелә торган (фәнни) хезмәт булып тора.
=== Әсәрләре ===
* ''Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб'' (1033) - шигъри формада язылган. Китаб фит-тыйбб-ның татарчага шигъри тәрҗемәсен [[Әдхәт Синугыл]] ясый, ләкин ул дөнья күрмичә кала.
* ''Әш-Шифа''
* Үзенең күршесе, билгеле дин галиме Әбүбәкер Бараки үтенече белән ибн Сина үзе укыган китапларга тәфсилле комментариен язган. Шулай итеп аның ''Җәмгысе һәм нәтиҗә'' - 30 томлык китап һәм этика китабы килеп чыга.
=== Чыганаклар ===
Т. Сорокина. История медицины: учебник для студентов высших медицинских учебных заведений
{{DEFAULTSORT:ибн Сина, Әбу Гали}}
 
[[Төркем:гарәпГарәп-мөселман галимнәре]]
[[Төркем:Фарсы телле шагыйрьләр]]
[[Төркем:астрономнарАстрономнар]]
[[Төркем:Табиплар]]
[[Төркем:Хирурглар]]
 
{{DEFAULTSORT:ибн Сина, Әбу Гали}}
[[an:Avicena]]
[[ar:ابن سينا]]
Строка 83 ⟶ 84 :
[[et:Ibn Sīnā]]
[[eu:Avizena]]
[[ext:Avicena]]
[[fa:ابن سینا]]
[[fi:Avicenna]]