Рөстәм Фәйзуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Язучы |Исем = Рөстәм Фәйзуллин |Оригинал телендә = |Фото = |Киңлек = |Рәсем ...»
 
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин''', әдәби тәхәллүсе '''Акъегет''' ([[1951 ел]]ның [[5 март]]ында туган) — татар шагыйре, журналист, [[Татарстан]]ның атказанган мәдәният хезмәткәре ([[1987 ел|1987]]), [[Татарстан Язучылар берлеге]]нең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе ([[2007 ел|2007]]), [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы ([[1991 ел]]дан).
 
Ул [[1951 ел]]ның [[5 март]]ында [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Балтач (Юлсубино)|Балтач (''Юлсубино'')]] авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына ([[1935 ел|1935]]-[[1959 ел|1959]] елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре [[Казан]]га күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, [[1969 ел]]да ул [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. [[1974 ел]]да укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул — Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.
 
Акъегет, заманында [[Сибгат Хәким]] бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» ([[1987 ел|1987]]), «Төнге сулар» ([[1991 ел|1991]]), «Янды бер шәм таңнарда...» ([[2001 ел|2001]]) һәм [[рус теле]]нә тәрҗемәдә «Каруссли осени» ([[2006 ел|2006]]) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле. Шагыйрь төсмерләр белән эш иторго ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.